Шәһри Казан

Мәскәүне куып тоттык

Казанда әле 2-3 ел элек кенә троллейбуслар паркын 60-70 процентка тузган техника тәшкил итә иде.

Узган ел, Универсиадага әзерлек кысаларында, башкаланың электр транспортын тамырдан яңартуга керешелде. «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвов әйткәнчә, Казанга соңгы бер-ике елда 117 яңа модель троллейбус кайтартылган. «Бу - маршрутлардагы троллейбусларның 55 проценты. Мондый күрсәткеч фәкать Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына», - диде ул.
Быелның гыйнвар аенда янә 10 яңа троллейбус кайтартылды. Алар 3 нче (Елга порты - Академик Глушко ур.), 8 нче (Толстой ур. - Универсиада авылы) һәм 1 нче (Горький шоссесы - Әмирхан ур.) маршрутларында хәрәкәтләнәчәк. Яңа техниканы мэр Илсур Метшин да күздән кичерде. «Тролза-5275.03» троллейбуслары тәбәнәк идәнле, салон электрон табло, инвалидлар өчен пандус белән җиһазланган.
«Җәмәгать транспортын һәм хезмәт күрсәтүне яхшырту - Казанда бөкеләрдән котылуның бер юлы. Европада шәһәр үзәгенә җәмәгать транспортында йөрү гадәти күренеш», - ди Илсур Метшин. Мэр, хезмәт хаклары белән кызыксынгач, троллейбус йөртүче Николай Макаров: «Кондуктор ай саен - 20, троллейбус йөртүче 25-30 мең сум ала», - дип җавап бирде.
Әсфән Галәвов: «Җылы һәм уңайлы троллейбуслар арткан саен, пассажирлар саны да үсә», - дип, фикерләре белән уртаклашты. Казанга быел әле тагын 10 берәмлек яңа «Тролза-5275.03» троллейбусы сатып алыначак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: