16+

Мюнхенны куып җиттек

Универсиадага кадәр Казан үзәгендә 7,5 мең автомобиль-урынга исәпләнгән паркинглар сафка басачак.

Мюнхенны куып җиттек

Универсиадага кадәр Казан үзәгендә 7,5 мең автомобиль-урынга исәпләнгән паркинглар сафка басачак.

Министрлар Кабинетында республикабызның Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин докладында әйтелгәнчә, Казанда 57 урында паркинг төзеләчәк. Профсоюзлар, Островский, К.Нәҗми, Челюскин, Г.Камал һәм Чистай урамнарында, «Казан» тимер юл вокзалы һәм Горький исемендәге мәдәният-ял паркы каршында төзелүче паркинглар киләсе елда ачылачак.
«Большая Красная урамында билгеләнгән паркинг төзелешенә инвестор юк. Бу эшкә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы алынсын иде, анда күпчелеге шул министрлыкта эшләүчеләрнең машиналары бит», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Метрополитенның «Горки» һәм «Кремль» станцияләрендә җир асты паркингы эшли. «Авиатөзелеш» станциясендә шундый ук корылма төзелеше бара. Метроның барлык станцияләрендә, шулай ук шәһәргә керү юлларында паркинглар төзү зарурлыгы искәртелде. Казан үзәген автомобильләрдән бушатуга юнәлдергән чаралар икенче бер четерекле мәсьәләгә юлыккан. Әсгать Сәфәров әйткәнчә, «XL», «Сувар плаза» паркинглары ярымбуш. Республика ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов тәкъдиме белән, шәһәрдәге паркинглар турындагы мәгълүматны кәрәзле телефоннар аша да тапшыруны гамәлгә кертү ниятләнелә. Әсгать Сәфәров: «Кешеләр «XL» сәүдә үзәгенең 6 катлы паркингына җәяү менәргә һәм төшәргә мәҗбүр. Аңа кем керсен?!» - диде. «Кайбер паркингларда автомобильне калдырып торуның 1 сәгате 30 сумнан 100 сумга кадәр. Андый югары бәягә кем машина куйсын?» - дип, игътибарны түләү мәсьәләсенә юнәлтте Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов. Соңрак үзенә биргән соравыма җавабында ул: «Бәяләрне 10-20 сумнан арттырмаска кирәк. «Кызыл Шәрык» паркингында әнә беренче айларда, гомумән, түләүсез файдалану мөмкинлеге бирелде», - диде. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов шәһәр үзәгендәге урамнарда рөхсәтсез урыннарда калдырылган автомобильләрнең штраф мәйданчыгына алып кителәчәген кисәтте. Әсгать Сәфәров: «Татарстан Президенты тәкъдиме нигезендә, Казанда 15 ноябрьдән паркинг айлыгы башланачак», - дип хәбәр итте.
Мэр Илсур Метшин, Министрлар Кабинетында узган киңәшмәне искә төшереп: «Оренбург трактында ЮХИДИ идарәсе янында паркинг ачылачак. Совет мәйданында да паркинг төзеләчәк. Казанда бүген паркинглар Мюнхен шәһәрендәге санда. Хәзер инде халыкны үгетләп тә, мәҗбүриләп тә шул паркингларга ияләштерергә кирәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading