16+

«Начар язсаң – орышалар, мактасаң – куштан диләр»

«Татмедиа» ААҖнең конференцияләр залында ММЧ җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән утырыш узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин да катнашкан утырышта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре игълан ителде һәм 2013 елга бурычлар куелды.

«Цифрлы телевидениегә күчү шартларында төбәк телевидениесе үсеше» темасына үткән түгәрәк өстәлдән соң сөйләшү «Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату проблемалары» темасына күчте. Аның барышында йортлардагы почта әрҗәләренең торышы, матбугатка яздыру өчен чараларның төрлеләрен уйлап табарга кирәклеге, киоскларда газета-журналлар сатуда кыенлыклар тууы турында да сүз булды. Вакытлы матбугатның хәле почтага бәйле, почта хезмәтләренә тарифларны күтәрү матбугатка язылучыларны югалтуга китерәчәк, дигән фикер дә яңгырады биредә.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнехановка яңартылган «Идел-Пресс» һәм «Татмедиа» биналары буйлап экскурсия ясалды. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов быел Татарстан китап нәшрияты чыгара торган китаплар, шулай ук музыка һәм видео сату буенча икенче кибет ачылганлыгы турында сөйләде. Монда «Идел-Пресс»та бастырып чыгарылган китапларны тәкъдир итү планлаштырыла. Бүген исә биредә яңа китапларын Роберт Миңнуллин һәм Равил Фәйзуллин тәкъдим итте.
Президентка «Татмедиа»ның яңа сайты да күрсәтелде. Әлеге сайтның миссиясе изге - республиканың барлык ММЧларын бер җирлектә берләштерү. Россиянең һәм республиканың әйдәп баручы ММЧлары әзерләгән иң актуаль һәм кызыклы яңалыклар бер урынга җыелачак.
«Хезмәтегез җиңел түгел. Начар язсаң - орышалар, мактасаң - куштан диләр. Ә шулай да эшләргә кирәк», - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов коллегиядә ясаган чыгышын. Утырыш азагында шушы өлкәдә эшләүче хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова да бар. Аны «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем алуы белән котлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading