16+

Нихәл, парламент: Премьер-министр җавап тотты

Дәүләт Советында узган сессия милли сүздән башланып китте. Депутат Разил Вәлиев сөйләвенчә, Татарстан Президенты имзалаган фәрман нигезендә, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, хөкүмәтебез тәфсилле программа төзеде. Дәүләт Советы депутатлары - Лотфулла Шәфигуллин, Рафаэль Юнысов, Рәфкать Кантюков та шушы юнәлештә игелекле эшләр башкарган: Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы Тукай музейларын ремонтлаганнар, Тукайны...

Нихәл, парламент: Премьер-министр җавап тотты

Дәүләт Советында узган сессия милли сүздән башланып китте. Депутат Разил Вәлиев сөйләвенчә, Татарстан Президенты имзалаган фәрман нигезендә, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, хөкүмәтебез тәфсилле программа төзеде. Дәүләт Советы депутатлары - Лотфулла Шәфигуллин, Рафаэль Юнысов, Рәфкать Кантюков та шушы юнәлештә игелекле эшләр башкарган: Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы Тукай музейларын ремонтлаганнар, Тукайны...

Тукай гына түгел, Татарстан хөкүмәте эш­чәнлеге дә депутатларның игътибар үзәгендә булды. Премьер-министр Илдар Халиков республика хөкүмәтенең 2015 елгы эшчәнлеге буенча хисап тотты. Күңелгә май булып ята торган күп саннар телгә алынды. Әйтик, былтыр республикада 155 километр юл салынган, 86,7 километр юл һәм 11 күпер төзекләндерелгән. 62 авылга керү юлында асфальт түшәлгән. Шул ук вакытта 66 сала (һәрберсендә 125тән күбрәк кеше яши) шундый шома юлларга мохтаҗ. Премьер-министр сүзләренчә, яңа технологияләр белән генә мавыкмыйча, эшнең сыйфатына дә зур игътибар бирергә кирәк. Хөкүмәт рәисен, гадәттәгечә, депутатлар сорауларга күмде.

Икенче укылышта Татарстанда театрлар һәм театр эшчәнлеге турындагы закон проекты кабул ителде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов журналистларга аңлатканча, закон проекты нигезендә театр коммерцияле булмаган оешма булып таныла, ягъни аны акча эшләгез, дип мәҗбүр итә алмыйлар.

- Безнең төп максат булып халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү кала. Иртәгә берәр түрә килеп, акчаны яхшы эшлисез, залларыгыз шыгрым тулы, әйдәгез, дотацияне кыскартыйк әле, дип әйтә алмый. Чөнки безне яклый торган закон бар, - диде Рәүфәл Мөхәммәтиҗанов.
Качалов исемендәге рус драма театры җитәкче­се Александр ­Славутс­кий сөйләвенчә, Татарстан - театрлар эшчәнлеге турындагы законны кабул итә торган өченче төбәк. Мәскәүдә, озак эшләнеп тә, кабул ителмәгән, чөнки ул законлылык­ка каршы килгән. Шуңа да Татарстан тәҗрибәсе бөтен Россиягә үрнәк булырга мөмкин.

- Законда контракт сис­те­масын да телгә аласы иде, бу безнең өчен кирәк. Контракт билгеле бер вакытка кадәр эшләүне күздә тота. Мин дә, Рәү­фәл Мөхәммәтҗанов та ТР Мәдәният министрлыгы белән контракт нигезендә эшлибез. Әгәр эшебез ошамаса, алар безнең белән контрактны өзә ала. Без театрда бөтен өлкән артистларны тотып, бер яктан, яхшы эшлибез. Әмма, икенче яктан караганда, актив эшли торган яшьләргә өстәмә акча бирә алмыйбыз, - дип аңлатты Александр Славутский.

СӘЯСИ КӘЛИМӘ
Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары:
- Республикада 12 мең ятим һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган бала яши. 18 яше тулган ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруда сораулар туып тора. Быелгы исемлек әзер, әмма квартал үтсә дә, 2016 елгы программа әзерләнмәгән, бу эш, узган еллардагыча, кабат сузыла. Юкса, Россия хөкүмәте әлеге максатта өстәмә акча бүлеп бирергә дә әзер. Чиратта 1265 бала тора, озак уйларга ярамый.
Әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балигъ булмаган балалар арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар шактый. Дәүләт Советында, шушы бурычларны киметү һәм профилактика чаралары үткәрү максатында, эшче төркем төзелде. 55,5 миллион сум бурычны 33,5 миллион сумга киметүгә ирештек.

СОРАУ-ҖАВАП
Николай Рыбушкин (Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты):
- Узган атнада «Бердәм ­Россия» партиясе кабул итү бүлмәсендә халык белән аралаштым. Ике балалар бакчасыннан тулы бер делегация килде. Аларны борчый торган сорау: балалар бакчаларын төзекләндерү дәвам итәчәкме? Безгә килгән ата-аналарның балалары йөри торган бакчалар тикшерү органнары тарафыннан ябыла: берсендә - 244, икенчесендә - 200 сабый.
Илдар Халиков:
- Быел яңа бакчалар төзү планлаштырылмый. Әмма кайбер районнарда 30 ел һәм аннан да өлкәнрәк мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре тулысынча тәмам, шуңа да балалар бакчаларына күчтек.


Рафаэль Юнысов (Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты):
- М-7 федераль трассасы бөтен Чаллы аша уза. Транспорт ташкыны артканнан-арта, озакламый анда йөрерлек булмаячак. Экология мәсьәләсе дә кабыргасы белән килеп баса, тикшерү нәтиҗәләре буенча зыянлы матдәләр нормадан 10 тапкырга артык. М-7 кайчан шәһәрне әйләнеп узарлык итеп эшләнер икән?
Илдар Халиков:
- Беренче чиратта, аның Казан - Чаллы өлешен төзекләндереп бетерү максаты тора. 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр тәмамларбыз, дип ышанабыз. Әйләнгеч юл, һичшиксез, кирәк, моның кайчан тормышка ашачагын вакыт күрсәтер.

Анастасия Исаева (Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты):
- Хатын-кыз ­депутатларның «Мәр­хәмәт» ­берләшмәсенең соңгы утырышында ­бала­лар арасындагы сукбайлык мәсьәлә­сен карадык. Балык Бистәсендәге мәдәният йортында андый балаларны тернәкләндерү программасы тормышка ашырыла. Башка район вәкилләре дә, бу идеяне күтәреп алып, үзебездә дә җәелдерергә кирәк, диде. Тик моның өчен мәдәният йортларын тиешенчә җиһазландыру сорала.
Илдар Халиков:
- Сафка бастырылган социаль объектлар саны буенча Татарстанга Россиядә тиңнәр юк. Аларны төзеп кую гына җитми, тулыландырырга, иң яхшы тәҗрибәләрне кулланырга кирәк. Бүген аның чыганаклары күп: төрледән-төрле фондлар, предприятиеләр бар, һәрхәлдә, без бу мәсьәләне чишә алабыз.

Таһир Һадиев, (Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты):
- Ел саен сөрүлекләр һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр кими бара, алар урынында корылмалар төзе­лә. Дөрес, алары да кирәк. Әмма соңгы дистә ел эчендә сөрүлекләр күпкә кимеде бит.
Илдар Халиков:
- Бу шактый бәхәсле мәсьәлә. Газүткәргеч сузу, ТАНЕКО, КАМАЗ төзү кирәкме, юкмы? Чаллыда КАМАЗны ник төзедегез инде, анда шулкадәр яхшы бодай үсә иде бит, дигән сүзне бүген дә ишетергә туры килә. Минемчә, һәр очракка аерым якын килергә кирәк.

Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading