Шәһри Казан

Нократ аша күпер ачылды

Кичә Мамадыш районында Нократ елгасы аша салынган күпернең икенче чиратын ачу тантанасы булды.Ул вакытыннан алда сафка бастырылган. Күпер республиканың ике сәнәгать үзәген тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк, аларның үсеше күп очракта М7 юлыннан һәм әлеге күпердән тора.

Реклама

Күпернең ачылыш тантанасында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Ул проектны эшләгән, төзегән һәм күперне финанслаган кешеләргә рәхмәт җиткерде. «Барысы да күңел салып һәм сыйфатлы эшләнгән», - дип ассызыклады республика җитәкчесе. Президент аерым рәхмәт сүзләрен Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойтка да әйтте. «Росавтодор» җитәкчесе билгеләп үткәнчә: «Күперләр - транспорт инфраструктурасының мөһим объектлары. Без аларның әһәмиятен һәм кирәклеген аеруча бүген - Ерак Көнчыгышны су баскан көннәрдә аңлыйбыз». Ул күпернең озак еллар дәвамында хезмәт итүенә өмет белдерде.
Күпернең чыдамлыгын тикшерү өчен, аның аша Президент җитәкләгән техника колоннасы үтте. Яңа күпернең озынлыгы - 650,8 метр. М7 федераль трассасы - республиканың иң күп автомобильләр йөри торган юлларының берсе, монда көндәлек автомобильләр саны 12 меңнән артып китә. Юлның иң киеренке участогы - Мамадыш районының Нократ елгасы аша чыгу урыны. Күпернең беренче һәм икенче чиратларын сафка бастыру, капма-каршы юнәлешле машиналар агымын икегә бүлеп, вазгыятьне яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Тантаналы сүзләрдән соң, күпер төзелешендә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, юлчыларны музыкаль бүләк көтте - алар өчен Россиянең танылган җырчысы Олег Газманов чыгыш ясады.
Күпернең икенче чиратының бәясе - 2,5 млрд. сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: