16+

Һөнәргә тугры калыйк

Белемем буенча мин педагог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ә язмыш минем юлымны шундый ук педагогик хезмәт - журналистика белән кисештерде. Класс каршына басып бирәсе белем һәм тәрбия дәресләре меңнәрчә балалар тыңлый торган аудиториягә ирештерәсе эфир дулкыннарына күчте.

Һөнәргә тугры калыйк

Белемем буенча мин педагог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ә язмыш минем юлымны шундый ук педагогик хезмәт - журналистика белән кисештерде. Класс каршына басып бирәсе белем һәм тәрбия дәресләре меңнәрчә балалар тыңлый торган аудиториягә ирештерәсе эфир дулкыннарына күчте.

Кыскасы, мин Татарстан радиосының балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакциясендә эшли башладым. Һәм 35 ел гомеремне шушы изге һәм игелекле хезмәткә багышладым. Белемнәрнең серле дөньясына керергә, тылсымлы музыка дөньясының гүзәллеген тоярга, туган телебезнең, әдәбиятның нинди зур байлык икәнен аңларга яшь тыңлаучыларыбызга нәкъ менә безнең тапшырулар ярдәм иткән булуына иманым камил. Миңа кайчакларда «Нигә син һаман балалар редакциясендә утырасың, карьера турында уйламыйсың?» дигән сорауны бирәләр иде. Минем өчен карьера баскыч буйлап югарыга үрмәләүдә түгел, ә үз һөнәреңдә осталыгыңны чарлауда, дип җавап бирә идем. Ә минем һөнәрем ул карьераның иң югары баскычында тора. Тапшыруларым җәмгыятебезнең изге максаты булган чын кешеләр, чын хуҗалар тәрбияләүгә ярдәм итсә, һөнәремә тугрылык саклаган журналист дип саналырга әхлакый хакым булачак. Һөнәргә тугрылык саклау халәтем ялга чыккач та сүрелмәде. Яшәү мәгънәсе, җәмгыять язмышы өчен җаваплылык тою, әхлак, сәнгать, милли мәгариф проблемаларына багышланган язмаларым матбугат битләрендә
урын алды, китапларга күчте. Шушы хезмәтләремне «Бәллүр каләм» конкурсы жюрие уңай бәяләде һәм мине «Һөнәргә тугрылык» номинациясе буенча җиңүче дип тапты. Бу номинацияне уйлап тапкан каләмдәшләремә чиксез рәхмәтләремне юллыйм. Алар бит җәмгыять язмышы һәм журналистиканың дәрәҗәсен күтәрү турында кайгыртып яшәүчеләр. Каләм ияләрен иҗатка дәртләндерүчеләр.
Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, бу номинация журналист һөнәренә генә кагылмый. Станок артындагы эшчеме ул, төзүчеме, кешеләрне киендерүче тегүчеме, икмәк пешерүчеме, укытучы яки тәрбиячеме - һәркайсы үз һөнәренә мәхәббәт һәм тугрылык сакласа, җәмгыятебез алгарышына хезмәт итәчәк, яшәешебездә әхлак, намус, җаваплылык дигән кыйммәтләрнең бәясе югалмаячак. Илебез төрле чалулаулардан арыначак. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: журналист һөнәре үзенең бөтен мәгънәсе һәм вазифасы белән ул бит җәмгыятебезнең рухи сәламәтлеге сагында торучы төп тәрбияче. Матбугат көне уңаеннан республикабызда үткәрелә торган «Бәллүр каләм» бәйгеләре журналистларны шушы изге миссиягә тугрылык сакларга рухландырсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading