Шәһри Казан

Очрашу урыны – Казан

Дүрт көн эчендә җәмгыятьтәге тәртипләрне, халыкларның милли сыйфатларын, катып калган карашларны үзгәртеп буламы? Юктыр. Ә менә әлеге темаларга фикер алышу, тәкъдимнәр кертү һәм киләчәккә нигез ташлары салу өчен дүрт көн бик җиткән. «Очрашу урыны - Казан» дип аталган слетта катнашкан актив яшьләр моны тагын бер кат дәлилләде.

Реклама

17-20 апрель көннәрендә уздырылган слетта Башкортстан, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия, Алтай, Төмән, Тула, Самара, Саратов, Мәскәү, Татарстан - барлыгы 20 төбәктән милли мәдәни иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Ачылу тантанасында милләтара сәясәт, төбәкара мәдәниятне үстерү, толерантлык кебек төшен­чәләр еш яңгыраган иде. Дүрт көн дәвамында нәкъ менә шушы мәсьәләләр яшьләрнең күз уңында булды. «Слет тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнсен», - дигән тәкъдим чараның максатын билгеләде.
Ә яшьләрдә фикер дә, тәҗрибә дә җитәрлек. Активистларның «Сәләт» йортында җыелулары да юкка түгелдер. Түгәрәк өстәлдә милләт, тел, тәрбия, мәгариф кебек җитди темалар күтә­релде. «Сәләт»леләр татар теле һәм милләтенә кагылышлы карашлары белән уртаклаштылар. Ни кызганыч, «без телебезне үстермибез, булганны саклыйбыз гына» дигән фикер белән килешми мөмкин түгел шул.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: чараны оештыручы «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» советы рәисе депутат Илдар Гыйльметдинов слет дәвамында яшьләр белән бергә кайнады. «Башкаларның мәдәниятен белмәсәк, үзебезнекен дә саклап кала алмаячакбыз. «Ябылырга» ярамый. Мәсәлән, татар дискотекасы гына уздырып, башкаларныкын ишетергә дә, белергә дә теләмәү дөрес түгел», - дип, мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде ул.
Слетта яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен, теләк кенә түгел, мөмкинлекләр дә кирәк, билгеле. Яшьләрнең фикере белән кызыксынуын күр­сәткән Илдар Ирек улы: «Бездә шулай бит: турыдан-туры Президентка чыкмыйча, бер эш тә эшләнми. Безнең советның исә Илбашы белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар», - дип, бергә-бергә эш­ләргә тәкъдим итте. Ә теләк һәм ышаныч яшьләрнең үз­ләрендә дә җитәрлек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: