16+

Офыкта – фән

«Фән офыклары-2013» («Горизонты науки-2013») Британия-Россия симпозиумы 12-14 март көннәрендә Казанда узачак. 26 февраль көнне ТР Фәннәр академиясендә аның оештыручылары белән матбугат конференциясе үтте.

Офыкта – фән

«Фән офыклары-2013» («Горизонты науки-2013») Британия-Россия симпозиумы 12-14 март көннәрендә Казанда узачак. 26 февраль көнне ТР Фәннәр академиясендә аның оештыручылары белән матбугат конференциясе үтте.

ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Җ.Сөләйманов, координаторы Р.Гыйльмуллин, симпозиумның координаторы Д. Якубова, җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге башлыгы Р. Даутова журналистларның сорауларына җавап бирде.
«Фән офыклары-2013» («Горизонты науки-2013») симпозиумы Британия патшабикә җәмгыяте (Британское королевское общество), Россия һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академияләренең уртак тырышлыгы ярдәмендә үткәрелә. Әлеге чара фәнни эшчәнлектә яңа идеяләр белән бүлешү максатыннан табигать фәннәренең төрле өлкәләрендә танылган яшь галимнәрне берләштерә.
Симпозиумда 60тан артык катнашучы булыр дип көтелә: аларның яртысы Бөекбритания вәкилләре булса, калган яртысы - Россиядән. Чараның тагын бер үзенчәлеге - оештыру комитеты әгъзалары һәм катнашучылар 45 яшьтән өлкәнрәк һәм 20 елдан артык хезмәт стажлы булырга тиеш түгел. Симпозиумдагы чыгышлар барысы да инглиз телендә булачак. Чараның программасы үз эчендә 8 секцияне (биология, нейробиология, физика, информацион технологияләр, астрономия, геология, микробиология, химия) колачлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading