16+

Олимпиада уты 31 декабрьдә Казанга килеп җитә

Олимпиада уты 30 декабрь көнне борынгы Болгар шәһәреннән Казанга старт алачак. Әлеге тарихи вакыйгада катнашырга теләүчеләрне Болгар шәһәре территориясенә чакыралар. Монда инде иртәнге сәгать уннан ук төрле тамашаларның башланып китүе көтелә.

Олимпиада уты 31 декабрьдә Казанга килеп җитә

Олимпиада уты 30 декабрь көнне борынгы Болгар шәһәреннән Казанга старт алачак. Әлеге тарихи вакыйгада катнашырга теләүчеләрне Болгар шәһәре территориясенә чакыралар. Монда инде иртәнге сәгать уннан ук төрле тамашаларның башланып китүе көтелә.

Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы үсеше буенча директор урынбасары Лилия Сафина хәбәр итте. Очрашу исә Болгар, Свияжск һәм Алабуга шәһәрләрендә Яңа ел каникуллары вакытында оештырылачак бәйрәм чараларына багышланган иде.
Туристлык объектлары, Яңа ел каникуллары вакытына, чыннан да, бик күп кызыклы һәм күңелле чарлар әзерләп куйган. Аерым алганда, Свияжск утрау-шәһәрчеге дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин таныштырганча, 27 декабрьдән башлап 9 гыйнварга кадәр һәр көнне сәгать 12.00дә һәм 14.00дә килгән кунаклар, урта гасыр тамашасында катнашып, ук һәм сөңгедән атып карый, төрле бәйгеләрдә катнаша ала. Шунда ук урта гасыр аш-суы да әзерләнә. 2 гыйнвардан исә (12.00дә, 14.00дә) Свияжскида күңел ачу программалары башлана. Быел Свияжскида тест режимында шугалак эшли башлавы да көтелә, ә бәйрәм вакытларында кунаклар атта йөреп килә ала.
Борынгы Болгар 2 гыйнвардан ул кунакларны, туристларны кабул итәргә җыена. Яңа ел каникуллары вакытында Алабуга музей-тыюлыгына барып та күңелле һәм файдалы ял итеп кайтырга була.

Факелны Казанда министр Никифоров, Салават һәм Динә Гарипова йөртәчәк
Олимпия уты эстафетасының Казан этабы узып баручы елның соңгы көнендә - 31 декабрьдә башланачак. Ут касәсен исә Яңа ел төнендә кабызачаклар.
Сочида узачак Олимпия уеннары оештыру комитеты тарафыннан, Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган. Сочи эстафетасы буенча эшче төркем Татарстан башкаласына 28 декабрьдә киләчәк. Эстафета үзе Казанның Тимер юл вокзалында 30 декабрьдә башланачак, бирегә Ут махсус поездда китереләчәк. Шуннан соң Олимпия уты Болгарга, аннары Свияжскига юл тотачак. Шул ук көнне кичен Утны Универсиада авылы буенча алып барачаклар. Кыска эстафетадан соң Ут Универсиада музеенда туктала.
31 декабрьдә эстафетаның Казан этабы башлана. Ут шәһәрнең барлык күркәм урыннары буйлап йөртеләчәк. Эстафетаның Казан этабында барлыгы 370 факел йөртүче катнашачак. Алар - танылган спортчылар, сәясәтчеләр, артистлар, укытучылар, табиблар. Мәсәлән, җырчылар Динә Гарипова, Салават Фәтхетдинов, дирижер Александр Сладковский, спортчылар Елена Мигунова, Василий Мосин, Светлана Демина. Татарстан башкаласында эстафетаны РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров башлый. Ут касәсен кабызачак кеше исеме чара алдыннан соңгы көннәрдә мәгълүм булачак.
Болар хакында «Казан-2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Ут эстафетасы маршруты 44 км 300 м ны тәшкил итәчәк, ә Казан, Болгар һәм Свияжск буенча маршрутның гомуми озынлыгы 56 км дан артык.
Искәртеп узабыз: Казанда эстафета барышында хокукый тәртипне тәэмин итү өчен, республика районнарыннан өстәмә көчләр җәлеп ителгән. 6,5 меңгә якын полицейский һәм хәрби хезмәткәр шушы чараның тынычлыгын кайгыртачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading