16+

Олимпиадада очрашканга кадәр

Казанда 6 июльдә Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы башлануын белдереп кабызылган символик Ут 17 июльдә сүндерелде.

Олимпиадада очрашканга кадәр

Казанда 6 июльдә Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы башлануын белдереп кабызылган символик Ут 17 июльдә сүндерелде.

«Kazan-Arena»да Универсиаданы ябу тантанасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Клод-Луи Гальен, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Россия Гимны яңгыраганнан соң, Премьер-министр Дмитрий Медведев тамашачыларны, телерадио дулкыннар аша бөтен дөньяны татарча: «Хәерле кич!» - дип сәламләде.
45 меңнән артык тамашачының көчле алкышлары астында Универсиаданың 162 илдән килгән 13 мең 500 катнашучысы, 23 мең волонтер «саубуллашу парады» үткәрде. «Спортчыларга рәхмәт, үз илләре исеменнән ялкынланып чыгыш ясадылар. Яшьлек энергиясен киметмәгез. Казанны Универсиада башкаласы дәрәҗәсенә күтәрүчеләргә аерым рәхмәт! Казанда юллар, метро станцияләре, сәламәтлеге чикле кешеләр өчен дә киртәләрсез керү мөмкинлеге тудырылган спорт комплекслары төзелде, - диде Дмитрий Медведев. - Меңнәрчә волонтер дустанә хезмәт куйды. Телевизордан җанатарларның спортчыларга җиңүләр яуларга ихластан теләктәшлек күрсәтүләрен карап сокландым. Казандагы Универсиада уеннары Олимпия дәрәҗәсендә барды. Намуслы көрәш, команда бердәмлеге спортта гына түгел, тормышта да кирәк».
«Премьер-министр үзенең чыгышын: «Казанда кемнәрдер - дуслар, ә кемнәрдер мәхәббәтен тапкандыр. Яңа җиңүләр телим!» - дип тәмамлады.
Театраль тамаша Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, Земфира һәм «Si Zdud», «Би-2», «Каста», «Мумий Тролль», «Серебро» коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Россия җыелма командасы Универсиадада 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медаль яулады. Медальләр саны буенча икенче урында Кытай, өченчедә - Япония.
Мөнбәргә FISU президенты Клод-Луи Гольен, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Студентлар спорты берлеге җитәкчесе һәм FISUның беренче вице-президенты Олег Матыцин күтәрелде. Мэр Илсур Метшин: «Универсиада меңьеллык Казан тарихында колачлы бәйрәм булды», - дип, Россия һәм Татарстан, FISU җитәкчелегенә, шәһәр хуҗалыгы коллективларына, хокук сакчыларына, сәламәтлек саклаучыларга, шоферларга, режиссерларга һәм волонтерларга рәхмәт сүзләре ирештерде.
«Казанда 116 милләт дус-тату гомер кичерә. Күпме әзерләнелгән 12 көн узды да китте. Бу бәйрәм моңсу. Шунысы күңелле: хәзер матур Җир шарында Казанның миллионнарча дуслары бар», - диде Илсур Метшин. Клод-Луи Гольен татарча: «Сез булдырдыгыз!» - диде һәм Казандагы XXVII нче җәйге Универсиаданың ябылуын игълан итте.
Универсиада флагы 2015 елдагы Уеннарны үткәрәчәк Көньяк Кореянең Кванджу шәһәренә тапшырылды.
Премьер-министр үзенең чыгышын: «Казанда кемнәрдер - дуслар, ә кемнәрдер мәхәббәтен тапкандыр. Яңа җиңүләр телим!» - дип тәмамлады.
Театраль тамаша Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, Земфира һәм «Si Zdud», «Би-2», «Каста», «Мумий Тролль», «Серебро» коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Россия җыелма командасы Универсиадада 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медаль яулады. Медальләр саны буенча икенче урында - Кытай, өченчедә - Япония.
Мөнбәргә FISU президенты Клод-Луи Гальен, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Студентлар спорты берлеге җитәкчесе һәм FISUның беренче вице-президенты Олег Матыцин күтәрелде. Мэр Илсур Метшин: «Универсиада меңьеллык Казан тарихында колачлы бәйрәм булды», - дип, Россия һәм Татарстан, FISU җитәкчелегенә, шәһәр хуҗалыгы коллективларына, хокук сакчыларына, сәламәтлек саклаучыларга, шоферларга, режиссерларга һәм волонтерларга рәхмәт сүзләре ирештерде.
«Казанда 116 милләт дус-тату гомер кичерә. Күпме әзерләнелгән 12 көн узды да китте. Бу бәйрәм моңсу. Шунысы күңелле: хәзер Җир шарында Казанның миллионнарча дуслары бар», - диде Илсур Метшин. Клод-Луи Гальен татарча: «Сез булдырдыгыз!» - диде һәм Казандагы XXVII җәйге Универсиаданың ябылуын игълан итте.
Универсиада флагы 2015 елдагы Уеннарны үткәрәчәк Көньяк Кореяның Кванджу шәһәренә тапшырылды.

Дмитрий МЕДВЕДЕВ, Россия Премьер-министры:
- Казандагы Универсиада Сочида узачак Олимпия уеннарына лаеклы сүз башы булды дип уйлыйм. Ул спортчылар һәм тренерлар, ачыктан-ачык әйтергә кирәк, илебез өчен дә тагын да җитдирәк сынау булачак.
Виталий МУТКО, Россиянең спорт министры:
- Россиядә быел 556 спорт корылмасы файдалануга тапшырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гаҗәеп тырышлыгын һәм максатчанлыгын аерым билгеләп үтәсем килә. Ул 50х50 финанслануындагы проектларны да эләктереп алырга гына тора. Башка өлкәләр федераль бюджеттан 90 процент финанслауга өметләнеп ята. Татарстан Президенты башлангычы белән, республикада озакламыйча 200 спорт мәйданчыгы төзеләчәк.
Илсур МЕТШИН, Казан мэры:
- Казанның барлык кунаклары, тәннәренең нинди төстә булуына, диннәренә һәм башка милли төсмерләренә карамастан, зур бер гаиләгә әверелделәр, аларны спорт берләштерде. Универсиададан соң да дөнья шулай булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading