16+

Онколог-маммолог Диләрә Сибгатуллина: «Контрацептив куллану күкрәк рагы барлыкка килүне 46 процентка киметә»

Хәзерге вакытта күкрәктәге яман шеш онкологик авырулар арасында Россиядә беренче урында тора. Шунысы сөендерә: күкрәк рагын күп очракта дәваларга мөмкин.

Онколог-маммолог Диләрә Сибгатуллина: «Контрацептив куллану күкрәк рагы барлыкка килүне 46 процентка киметә»

Хәзерге вакытта күкрәктәге яман шеш онкологик авырулар арасында Россиядә беренче урында тора. Шунысы сөендерә: күкрәк рагын күп очракта дәваларга мөмкин.

- Күкрәк рагын кисәтеп буламы, Диләрә Шамилевна?

- Була. Иң ышанычлы, сыналган, борынгыдан килә торган ысул - бала табу, сабыйны кимендә бер ел имезү. Безгә ике бәби алып кайткан, балаларын тиешенчә имезгән хатын-кызлар сирәк килә. Нәселдән килә торган факторлар да тәэсир итә, әлбәттә. Тагын бер кисәтү юлы - балага узудан саклый торган контрацептив чаралар куллану. Моңа дару төймәләре, спираль, боҗралар, тире астына «тегелә» торган имплантантлар да керә.

- Ничек инде, кайбер табиблар контрацептивлар, киресенчә, зыянлы ди бит, әйтик, ашказанына. Гормоннар бит инде бу. Бер танышыма олы яшьтәге табиб, инвалид каласың килсә генә эч ул даруларны, дигән иде.
- Ризык эшкәртүдә ашказаныннан бигрәк бавыр, нечкә эчәк катнаша, шуңа да тәҗрибәле гинеколог белән киңәшеп билгеләнгән саклану чарасы кеше организмына тискәре йогынты ясамый. Иң мөһиме - һәр кешегә организмының үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес сайларга »кирәк. Әлбәттә, хатын- кызның авырулары бар икән, теге яки бу төр саклану чарасы кулланырга ярамаса, табиб мәҗбүриләп берни билгеләмәячәк. Медицина бер урында тормый, алга бара. Шуңа да хәзер фәнни күзәтүләр саклану чараларының күкрәк рагын булдырмый калуда булышканлыгын раслады. Әйтик, хатын-кызда нәселдән килгән мутация күзәтелсә, ягъни күкрәктә шеш булу куркынычы туса, контрацептив куллану күкрәк рагы барлыкка килүне 46 процентка киметә. Һәр икенче авыру ракны җиңеп чыга ала дигән сүз! Хатын-кыз организмында бара торган овуляция чоры (фолликуладан өлгергән күкәй күзәнәк аерылып чыга, гади тел белән әйткәндә, балага узу мөмкин булган көннәр) - ракка бер кечкенә генә адым. Овуляция юк икән - рак та юк. ­ Россия өчен бу яңалык.

Әңгәмәне тулысы белән "Шәһри Казан"ның 26нчы ноябрь саныннан (№130) һәм shahrikazan.com сайтыннан укыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading