16+

Операция ясаганда аякларны бутаганнар

Республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсендә янәдән гадәттән тыш бер хәл: Республика клиник хастаханәсендә 81 яшьлек Салиха Сәләхетдинованың аягына операция ясыйлар, әмма бу вакытта аякларны бутыйлар.

Операция ясаганда аякларны бутаганнар

Республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсендә янәдән гадәттән тыш бер хәл: Республика клиник хастаханәсендә 81 яшьлек Салиха Сәләхетдинованың аягына операция ясыйлар, әмма бу вакытта аякларны бутыйлар.

Салиха әби, бакчада җайсыз егылып, уң ботын имгәтә һәм Казан шәһәрендәге Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегенә китерелә. Аңа биредә операция ясыйлар. Соңыннан исә, авыру наркоздан айныгач, операциянең имгәнгән ботка түгел, ә икенчесенә ясалганлыгы ачыклана. Берничә көн үтүгә, тагын операция ясыйлар, бу юлы инде авырткан ботка. Табиблар барлык документларны да дөресләп өлгергән булса да, Салиха ханымның кызы кул кушырып утырмый, дөреслекне ачыкларга керешә. Ул авыру тарихы язылган карточканың күчерелмәсен ясата. Соңыннан аларны тикшерү бүлегенә тапшыра. Бүгенге көндә операция ясаган травматология бүлеге мөдире Рамил Фазуллин инде хастаханәдә эшләми. Хәзерге вакытта ялгыш ясалган операция очрагы буенча тикшерү эше бара. Салиха Сәләхетдинованың бүгенге көндә хәле яхшы, ул ортопедия бүлегендә дәвалану үтә. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов исә бу мәсьәләгә бәйле рәвештә, РКБда булган әлеге очрак операция ясаган табибның хатасы, ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге системада тәртип бозу булып тормый. Әмма бу клиника җитәкчелегеннән җаваплылыкны төшерми. Алар хезмәткәрләрен һәрдаим контроль астында тотарга тиеш, ди.
Сүз уңаеннан, бүген РКБда 3 меңгә якын хезмәткәр эшли, ел саен биредә 43 мең авыру стационар дәвалану үтә һәм 23 меңгә якын операция ясала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading