16+

Озын-озак бәйрәмнәрне Казан ничек уздырды?

Аллага шөкер, Яңа елның ун көнлек ялы тәмамланды. Бәйрәмнәрдә Казан тулысы белән дөньядан ваз кичмәде, әлбәттә. Шәһәр хуҗалыгы үз эшчәнлеген туктатмады.

Озын-озак бәйрәмнәрне Казан ничек уздырды?

Аллага шөкер, Яңа елның ун көнлек ялы тәмамланды. Бәйрәмнәрдә Казан тулысы белән дөньядан ваз кичмәде, әлбәттә. Шәһәр хуҗалыгы үз эшчәнлеген туктатмады.

Гыйнварның тәүге көннәреннән башкалада 25 мм явым-төшем күзәтелгән, бу - норманың 78 проценты. Ун көндә 51 мең тонна кар чыгарылган, 226 авыш түбәдән кар төшерелгән (Казанда авыш түбәле күп фатирлы йортлар - 2100). Йорт тирәләрен, квартал эче юлларын 1560 кеше җыештырган, 115 берәмлек техника файдаланылган.

Полигоннарга 81,3 мең кубометр көнкүреш калдыклары бушатылган. Торак-коммуналь тармакта 29 өзеклек теркәлгән, ләкин әлеге кече аварияләр тиз арада төзәтелгән. "Ачык Казан" ("Открытая Казань") диспетчерлык хезмәтенә (тел. 236-41-23) казанлылардан 6989 мөрәҗәгать алынган, шуларның 74 проценты үтәлгән. Җәмәгать транспорты тоткарлыксыз эшләде, "кайнар элемтә"гә бер кеше дә зарланып шалтыратмаган.

Казан буенча медицинага кагылышлы 13 мең 834 чакыру теркәлгән. Шулардан 1711е - бәхетсезлек очрагы, 35е - янгын, 49ы - юлдагы авария. Халыкның массакүләм бәйрәм урыннарында, урамнарда җәмәгать тәртибен бозуларга юл куелмаган. Бу саннар бүген шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә игълан ителде.
Мэр Илсур Метшин: "Яңа ел бәйрәмнәре - шәһәр хуҗалыгы өчен һәрвакыт киеренке көннәр. Сезнең иңнәрегезгә икеләтә җаваплылык төшә. Казанлыларның бәйрәмен бернәрсә дә бозмасын өчен тырышлык куярга туры килә. Бәхеткә, үзегезгә йөкләнгән бурычларны яхшы башкарып чыктыгыз, эшегезгә карата казанлылардан җитди шикаятьләр юк", - дип, шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләренә һәм коллективларына рәхмәт белдерде.

Фото: m.prokazan.ru





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading