16+

Партия эчендә тавыш бирүләр бара

28 апрельгә кадәр Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк бүлеге праймеризлары (партия эчендә якынча тавыш бирү чарасы) үтәчәк. Моның өчен берничә районны берләштергән 18 мәйданчык оештырыла.

Партия эчендә тавыш бирүләр бара

28 апрельгә кадәр Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк бүлеге праймеризлары (партия эчендә якынча тавыш бирү чарасы) үтәчәк. Моның өчен берничә районны берләштергән 18 мәйданчык оештырыла.

Һәр мәйданчыкта 15-20 кандидат 200 сайлаучы каршында чыгыш ясаячак. Тавыш бирү яшерен рәвештә уза. Тавышлар саны һәр очрашудан соң саналып бара. Праймериз нәтиҗәләре буенча, V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеле булачак. Билгеле булганча, быел 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак.
Узган атнада праймеризлар инде үткәрелә дә башлады. Аның беренчесе 2 апрельдә Түбән Камада узды. Казанда да партия эчендә якынча тавыш бирү үз эшен башлап җибәрде. Татарстан башкаласында аның дүрт мәйданчыкта узуы планлаштырыла. Казанда үткән атнада ике праймериз үтте. Беренче праймериз нәтиҗәләре буенча, иң күп баллны Казан мэры Илсур Метшин җыйган - аның кандидатурасы өчен 195 кеше тавыш биргән. Аның артыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (181 балл) килә, өченче урында - КФУ юридик факультетының җинаять хокукы кафедрасы доценты Николай Рыбушкин (156 балл). «Казан» милли мәдәният үзәгендә оештырылган «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге праймеризының икенче көнендә 21 кандидат чыгыш ясады. Алар арасында «Казгорсвет» МУП директоры Рөстәм Абдулхаков, Казан дәүләт дары заводының генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Хәлил Гыйниятов, Россия халыкара туристлык академиясе Казан филиалы директорының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча урынбасары Алексей Киселев, М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм башкалар бар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading