16+

Пирамида Горький паркына күчә

«Казан-Арена» стадионыннан 45 метрлык пирамида Горький паркына күчереләчәк.

Пирамида Горький паркына күчә

«Казан-Арена» стадионыннан 45 метрлык пирамида Горький паркына күчереләчәк.

Универсиада ачылышы һәм Уеннарны ябу тантаналары өчен махсус корылган 45 метр биеклектәге металл пирамида, Универсиада тәмамлангач, Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркына күчерелер дип фаразлана. Бу хакта Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Казан-Арена» стадионында Уеннарны ябу тантанасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Билгеле булганча, әлеге берничә катлы пирамида стадионда сәхнә сыйфатында файдаланылды һәм аның өстендә Уеннар барышында Универсиада уты янып торды.
«Элек Горький исемендәге паркта аттракционнар булган урынны караган идек, пирамиданың үлчәмнәре бу мәйданчыкка туры килә. Әлеге металл корылма Казанга Универсиададан якты истәлек булып калачак, үзенә күрә Казанның Эйфель манарасы булачак. Аннан Казанны күзәтергә, чәй эчеп, ял итеп утырырга мөмкин булачак», - дип белдерде шәһәр башлыгы. Илсур Метшинның әйтүенчә, пирамида Түбән Каманың металл конструкцияләр заводында эшләнгән һәм бик сыйфатлы, нык итеп җитештерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading