Шәһри Казан

Пиротехник әйберләр шартлату тыела

Татарстан Президенты 2013 елның 6 декабрендә «Татарстан Республикасы территориясендә кискен янгын куркынычсызлыгы режимы урнаштыру турында»гы 1186 нчы Указ чыгарды.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында түбәндәге биналарда, корылмаларда һәм учреждениеләрдә пиротехник әйберләр шартлату катгый тыела: химия, металлургия, машина төзелеше корылмалары; казылма чималлар чыгару, төзелеш, агач эшкәртү оешмалары; табигый ягулык ягып эшләүче электр һәм җылылык җитештерү станцияләре; микробиология сәнәгате оешмалары. Шулай ук вокзалларда, метрода, елга портында, аэродромнарда һәм аэропортларда, транспорт чараларын идарә итү һәм элемтә челтәрләрендә салютлар җибәрергә ярамый. Мондый тыю ягулык-энергетика комплексына, электр һәм нефть-газ үткәргечләренә, торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы корылмаларына; кошчылык фермаларына, химия һәм матди байлыклар складларына; ашлык һәм яшелчә саклагычларга, техника гаражларына кагыла. 50 һәм аннан да күбрәк кеше сыйдырышлы мәгариф, спорт, сәүдә, күңел ачу һәм медицина учреждениеләрендә, хакимият органнары биналарында пиротехника шартлату тыела.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: