Шәһри Казан

Полиция дә татар телен тикшерә

Сез беләсезме, татар телен фәнни-тикшеренү үзәкләрендә, институт һәм университетларда гына түгел, ә ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгендә дә тикшерәләр икән! 1 март Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика хезмәткәрләре көне иде. Быел алар үзләренең - 93, ә узган ел оешкан полиция бер еллыкларын уздырды. Криминалистлар РФ һәм ТР Фәннәр Академияләренең фәнни-тикшеренү...

Реклама

Сез беләсезме, татар телен фәнни-тикшеренү үзәкләрендә, институт һәм университетларда гына түгел, ә ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгендә дә тикшерәләр икән!
1 март Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика хезмәткәрләре көне иде. Быел алар үзләренең - 93, ә узган ел оешкан полиция бер еллыкларын уздырды.
Криминалистлар РФ һәм ТР Фәннәр Академияләренең фәнни-тикшеренү институтлары, КФУның Филология һәм сәнгать институтындагы татар филологиясе бүлеге белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгысы исә, татар телендәге текст һәм сөйләмнәргә эксперт-лингвистик тикшерү уздыру белән бәйле. Чөнки республикабызда татар телендә аралашу киң таралган. Кешенең сөйләменнән чыгып, аның кайсы районнан, ничә яшьләрдә, чынлыкта исә үзен атаган кешеме, әллә юкмы икәнлеген ачыкларга һәм башка мәгълүматлар алырга мөмкин.
2011 елда гына да, эксперт-криминалистика хезмәткәрләре катнашында, 36 меңнән артык экспертиза анализы ясалган. Аларның күпчелеге утлы коралдан ату, язу тану һәм наркотик матдәләргә бәйле.
ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов: «Әле узган атналарның берсендә генә Казанда «Скания» дип аталган тягачны (транспорт чарасы) тикшердек. Шул билгеле булды: ул 2011 елның ноябрь аенда Нидерланд дәүләтендә урлана. Декабрьдә аны Мәскәүдә Татарстан гражданины сатып ала. Хәтта махсус техника белгечләре дә аны урланган машина дип әйтмәс. Без, тикшереп карагач, күп кенә деталь саннарында үзгәрешләр таптык. Интерпол халыкара эзләү оешмасы белән элемтәгә кереп, зур йөк машиналарын урлау һәм аларны сату юнәлешендә эшләүче халыкара җинаятьчеләр төркемен тар-мар иттек», - диде.
Бүгенге көндә Татарстандагы эксперт-криминалистика үзәге илдә иң алдынгылардан санала. Хәтта башка төбәкләрдә бик четерекле булган экспертизаларны безнең лабораторияләрдә үткәрә. Мәскәүгә җибәрсәң, ярты миллионга төшә икән!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: