16+

«Путин суга бата башласа, Обама ярдәмгә килерме?»

Владимир Путинга ил халкы белән туры эфирда аралашу вакытында әнә шундый ярымшаян, ярымҗитди сорауга да җавап тотарга туры килде. Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә Россия белән АКШ мөнәсәбәтләренең киеренкеләнүе быелгы туры эфирның аерым темасы булды.

«Путин суга бата башласа, Обама ярдәмгә килерме?»

Владимир Путинга ил халкы белән туры эфирда аралашу вакытында әнә шундый ярымшаян, ярымҗитди сорауга да җавап тотарга туры килде. Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә Россия белән АКШ мөнәсәбәтләренең киеренкеләнүе быелгы туры эфирның аерым темасы булды.

Гомумән, сәяси үзгәрешләр шартларында узган быелгы аралашуда зур сәясәт мәсьәләләре социаль проблемалардан өстенрәк чыкты. Илбашы белән «Туры линия»гә алынган сорауларның иң зур өлеше Кырымның Россиягә кушылуына, Украина белән мөнәсәбәтләргә багышланган иде. Халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итү формасына да үзгәрешләр керде. Телефон һәм электрон почта ярдәмендәге, смс-хәбәр формасындагы сорауларга видеомөрәҗәгатьләр дә өстәлде. Путинның ил халкы белән туры эфирда аралашуы тәүге тапкыр сурдоперевод ярдәмендә дә трансляцияләнде. Дүрт сәгатькә сузылган аралашуның төгәл ике сәгате турыдан-туры Кырым, Украина темасына багышланды. Хәер, аннан соң дәвам иткән фикер алышулар да әлеге фонда барды. Чөнки бүген Россиянең халыкара аренадагы сәяси абруе, икътисади багланышлары, ил эчендәге социаль-икътисади үсеше - барысы да әлеге вакыйгаларга турыдан-туры бәйле. Кырым ярымутравының Россиягә кушылуыннан соң, илнең аерым төбәге саналган Севастополь белән аерым элемтә урнаштыру символик әһәмияткә ия иде. Кырым, Украина белән бәйле сәяси блокта Илбашына төрле характердагы сораулар юлланды. Кырымны Россиягә кушу дөрес карар булдымы, Украинаның көньяк-көнчыгышындагы рус телле халыкның мәнфәгатьләрен ничек якларга, Кара диңгез флотының алдагы язмышы нинди булыр, Кырымда, туристлыктан тыш, авыл хуҗалыгын, сәнәгатне үстерү, биредәге халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен ниләр эшләнәчәк, Кырым өчен зур чыгымнар тоту Россия халкының тормыш-көнкүрешендә тискәре чагылыш тапмасмы, Кырым безгә кушылганнан соң, зур акчалар тотып Сочида төзелгән инфраструктурага туристлар җәлеп итүдә кыенлыклар тумасы - болар юлланган сорауларның кайберләре генә.
Владимир Путин Кырымның референдум нәтиҗәләре билгеле булгач кына Россиягә кушылуын аерым ассызыклады. Ул бүген Украинадагы катлаулы проблемага, ничек кенә авыр булмасын, сәяси-дипломатик юл белән чишелеш табып булыр дип өметләнә. Кырымның Россиягә кушылуы гамәлдәге социаль программаларга каралган чыгымнарның кимүенә китермәячәк. Кырымны үстерүгә чыгымнар резерв фондыннан тотыла.
Быелгы «Туры линия» Берлиннан туры элемтә урнаштырылу ягыннан да тарихка кереп калачак.
Россия Президентының туры эфирда аралашуы турындагы тулырак мәгълүматны газетабызның киләсе сишәмбе санында таба аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading