16+

Путин Трамп белән очрашуыннан канәгать

Россия Президенты Владимир Путин белән Америка Кушма штатлары Президенты Дональд Трампның Хельсинкадагы очрашуларын матбугат чаралары «тарихи очрашу» дип бәяләде.

Путин Трамп белән очрашуыннан канәгать

Россия Президенты Владимир Путин белән Америка Кушма штатлары Президенты Дональд Трампның Хельсинкадагы очрашуларын матбугат чаралары «тарихи очрашу» дип бәяләде.

Моңа кадәр дөнья лидерлары бары тик халыкара конференцияларда гына очрашканы бар иде. Шуңа күрә дә әлеге вакыйга барлык халыкның һәм журналистларның игътибар үзәгендә булды.
Башкаларның кызыксынулары көчле булса да, ике Президентның очрашуы ябык ишекләр артында узды.

Соңыннан очрашулары турында сөйләгәндә Владимир Путин:
- Гомумән алганда без беренче тулыформатлы очрашуыбыздан канәгать. Без яхшы сөйләштек һәм бер-беребезне яхшырак аңлый башладык, - дип бәяләде.

Аның сүзләре буенча, алар икеяклы мөнәсәбәтләрнең барлык спектлары буенча сөйләшүләр алып барган һәм кайдадыр килешүләргә дә ирешкәннәр, дип хәбәр итә Риа Новости.
Аерым алганда, Россия Америка Кушма Штатларына антитеррор буенча эшлекле төркем булдырырга киңәш иткән.
- Безнең мухсус хезмәтләр эшли (бергә) һәм бик яхшы эшли. Иң яңа мисал – Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык өлкәсендә америка белгечләре белән оператив бәйләнеш, - диде Путин.        
 
Шулай ук ике Президентның Сириядәге хәлләр, Иран тирәсендәге вазгыять турында да сөйләшүләре билгеле. Моннан тыш, Владимир Путин АКШ Президенты белән икътисадый хезмәттәшлек турында сөйләшүен дә белдергән.

- Икътисадка зур игътибар бирдек. Эшлекле төркемнәр ягыннан хезмәттәшлеккә кызыксыну, һичшиксез, бар. Май аенда Петербургта узган икътисадый форумда Американың бизнес-делегациясе иң зурысы иде, анда АКШның эшлекле төркемнәреннән 500 вәкил катнашты, - дигән Россия Президенты.  

Үз чиратында Дональд Трамп та  мактауларга саранланмаган. Аның сүзләренчә, Россия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендәге кара полоса «дүрт сәгать элек беткән» (ягъни килешүләр башланганда). Ул футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру дәрәҗәсен дә мактап телгә алган.
- Мин аны (Путинны) конкурент дидем, өстәвенә яхшы конкурент. Конкурент сүзен – комплимент дип уйлыйм, - дип әйткән Трамп матбугат очрашуында.    

Моннан тыш, Трамп дөньядагы хәлләрнең яхшыруын теләсәләр, АКШ һәм Россия хезмәттәшлек итәр өчен мөмкинлекләр табарга тиеш, дигән ышанычын белдергән.
Әлеге очрашу бәйрәмчә тәмамланды. Путин Трампка футбол тубы бүләк итте. АКШ Президенты исә бүләк өчен рәхмәтен әйтте һәм 2026 елда дөнья чемпионатын шулай ук югары дәрәҗәдә уздыруларына өмет баглады.

Фото: inosmi.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading