16+

РАМАЗАН – сабырлык ае

Кечкенә чагымда бәйрәмнәрне шатланып көтеп ала идем. Аеруча бүләк бирә торганнарын: Яңа ел, 8 Март, туган көннәр... Мәдрәсәдә укып, дин гыйлемен өйрәнү дөньяга киңрәк күзлектән карарга өйрәтте. Безнең бит үзебезнең мөселман бәйрәмнәре дә бик күркәм, мәгънәле икән. Ләкин һәр килгән җомга иртәсен берәребез бәйрәм буларак кабул итәме соң? Ә бит...

РАМАЗАН – сабырлык ае

Кечкенә чагымда бәйрәмнәрне шатланып көтеп ала идем. Аеруча бүләк бирә торганнарын: Яңа ел, 8 Март, туган көннәр... Мәдрәсәдә укып, дин гыйлемен өйрәнү дөньяга киңрәк күзлектән карарга өйрәтте. Безнең бит үзебезнең мөселман бәйрәмнәре дә бик күркәм, мәгънәле икән. Ләкин һәр килгән җомга иртәсен берәребез бәйрәм буларак кабул итәме соң? Ә бит...

Менә изге Рамазан аена да керәбез. Безне зур сынау, Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән фарызы - ураза көтә. Күп кешеләр курку катыш борчылу белән дә көтә бу айны. Кызу, эссе көннәрдә тотып булырмы икән уразаны, сусауга ничек түзәрбез, дип таныш мөселманнар да икеләнә. Аллаһы Тәгалә авырлыгы белән җиңеллеген дә бирә бит. Карт әбиемнең: «Урак белән кишәрлек җирен урып кайткач, суынырга дип, кар базына төшеп утыра идек. Түздек - уразабызны бозмадык», - дип сөйләгәне истә. «Базда Аллаһы Тәгалә күрми бит, ник су эчмәдең соң?» - дигән соравымнан хәзер көлеп тә, оялып та утырам.
Аллага шөкер, рәхәт тормышта яшибез бүген. Басуларда көннәр буе суган-чөгендер эшкәртәсе юк, сәхәр-ифтар ашарга табыныбыз мул, өйләребездә кондиционер эшләп тора. Аллаһка рәхмәт укый-укый тотасы гына уразаны. Ә без һаман көннең 36-40 градусында ураза тотып булмый кебек вак сәбәпләр табып, җәннәт ишегенә җиңел юл эзлибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Рамазан - сабырлык ае. Сабырлыкның савабы исә җәннәттер», - дигән. Җәннәт җимешләрен туйганчы ашарга теләсәң, бер айга дөньяви ризыктан баш тарту авыр нәрсә түгел инде анысы.
Минем яшь килеш ураза тотуымны «чәйнәгән» абыем узган ел намазга басты, дини гамәлләр кылып яши башлады. Эше авыр, гел ерак юлда. «30 көн уразаның бер көнен дә калдырмадым. Күңелдә шундый рәхәт, шундый җиңеллек. Менә дәва, сихәт кайда ул! Мәңге сусыз-ризыксыз алай озак тора алмам кебек иде, була икән бит нәфесне җиңеп», - диде ул, үзе өчен сөенеп.
Әйе, кышкы кыска көннәрдә Рамазан ае тиз дә үтә, ураза тотуы җиңелрәк тә. Күпләр, көннәр озыная барган саен, ураза тоту авыррак, дип саный. Бу сүз белән дин кешеләре генә түгел, табиблар да килешми. Алар фикеренчә, тиешле ризыкны гына куллансаң, көн дәвамында ризыктан тыелып тору шактый җиңел. Аллаһы Тәгалә барысын да кеше өчен уйлап, хәерлесен булдырган бит. Исегездәдер, 2010 елның җәендә беренче ураза көне шулкадәр кызу, бөркү булды. Күпләр бу көндә уразаларын боздылар, тик аннан соң килгән көннәр шулкадәр җиңеллек белән бирелде. Әле дә хәтерлим, әнием бәрәңге алган вакытта, әллә-ничә тапкыр су колонкасы янына барды: шайтан көчле бит. Тик бер көн ураза өчен, 60 көн итеп түлисе була, дип үзендә көч тапты, ифтар вакытын көтте.
Көне буе авызга берни капмыйча, кеше үзендә ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли, нәфесенә хуҗа булырга, ризыкның кадерен белергә өйрәнә. Рамазан ае ахырына якынлашканда, бер көн дә уразасын калдырмаучы кеше аңлатып бетермәслек ниндидер ләззәтле хис кичерә. Бу җиңү хисе, зур җиңү хисе...

Cәхәрдә ният кылу догасы:
«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСӘН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ».
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен ихлас күңелдән ният кылдым, таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга.

Авыз ачканнан соң укыла торган дога:
«ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘҢНТҮ ҮӘ ГАЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГАЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ ФӘГЪФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФААРҮ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХӘРТҮ».
Мәгънәсе: Әй, Аллаһ, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың белән авызымны ачамын. Әй, Аллаһ, минем гөнаһларымны ярлыка вә моннан соң гөнаһ кылудан сакла.

Бу айда тагын бер зур шарт бар - Рамазан аеның беренче көненнән башлап Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә мескеннәрне ризыкландыру, буш һәм бозык сүзләрдән пакьләү өчен бирелгән гамәл. Быел фитр сәдакасының күләме - 50-300 сум.
Авыр чир белән чирләү яки картлык сәбәпле ураза тота алмаган кеше исә фидия (100-300 сум) түләргә тиеш була. Бу акчаларны мохтаҗларга яисә ифтар мәҗлесләре оештырган мәчеткә бирергә мөмкин.

Ураза тотучыга киңәшләр
Җәй эссе булганлыктан, организм сыеклыкка мохтаҗ. Шуңа күрә 18-19 сәгать буе ашау-эчүдән тыелган ураза тотучыга сәхәр һәм ифтар вакытында күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Су урынына сыеклыкка бай җиләк-җимеш (карбыз, алма, груша һ.б.) ашарга да була. Эчәсе килү теләген киметү белән бергә, җиләк-җимеш организмга минерал һәм витаминнар запасын да бирә.
Белгечләр уразада гади генә ризыклар әзерләргә киңәш итә. Җиләк-җимеш, яшелчәдән төрле салатлар, ярма һәм сөт ризыклары ураза өчен иң файдалысы.
Кипкән җимешләр, кош ите һәм балык та ураза тотучының организмына зыян салмас. Иң мөһиме: ризык кыздырылган һәм майлы булмасын.
Авыз ачу вакытында артык күп ашау бәхеткә илтә торган эш түгел икәнен дә онытырга ярамый. Чөнки Аллаһ өчен хәләл белән тулган корсактан да ныграк нәфрәт тудыручы савыт юктыр. Мөхәммәд (с.г.в.) ифтарны хөрмә җимешен ашау белән башлый торган булган, аннан соң намазга баскан. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрсәң, аларның эшкәртелүе һәм билгеле бер өлеше шикәргә әйләнүе өчен күп вакыт кирәк.
Өлкән кеше уразага керер алдыннан үзенең авыруларын дәваларга тиеш. Әгәр дару эчәргә, табибка күренергә тиеш булса, әлбәттә, ураза тотмаска кирәк, чөнки ул аның тормышына куркыныч тудыра.

Ураза - Аллаһ ризалыгын өмет итеп, таң беленгән вакыттан кояш баеганчыга чаклы ашау-эчүдән тыелып тору. Ләкин бу тар мәгънәдә. Киңрәк карасак, уразаның эчтәлеге һәм асылы күпкә тирәнрәк. Рамазан ае - безнең калебебезне һәм тәнебезне һәртөрле рухи һәм физик гөнаһлардан чистарту ае ул.
Ул фарыз гамәл, ләкин Аллаһы Тәгалә кайбер кешеләргә уразаны тотмаска рөхсәт иткән. Бу - Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтлелеге, аннан баш тарту мөселман кешесенең зур хатасы.
Ураза кемнәргә тиеш түгел соң?
- авыру яки мосафир кешегә;
- 7 яшькә хәтле балаларга;
- хатын-кызның күрем көннәре яки нифас (бала тапканнан соң 40 көн) булса;
- психик авыруларга, бик карт кешеләргә;
- йөкле яки бала имезә торган хатын-кыз үзенә яки баласына зарар килүдән курыкса.
Шушы гамәлләр сәбәпле калган ураза Рамазан ае беткәннән соң каза кылыныр.
Ашау зарури булган чирләр:
- ашкайнату системасы чирләре: авыр колит һәм энтероколит, югары температура (38о), инфекцияләр, дизентерияләр;
- даими рәвештә дару куллануны таләп иткән чирләр: шикәр диабеты;
- туберкулезның актив формалары һәм актив чорлары;
- аз-азлап еш ашаучы авырулар (йөрәк чирләре);
- рак авырулары, кан басымының чамадан тыш төшүе;
- көчле кан агу очраклары, дарусыз түзеп булмаган чирләр;
- һуштан язган кешеләргә.

Уразаны нәрсәләр боза?
- борчак күләмендә генә булса да ризык яки дару йоту;
- тамчы кадәр генә булса да су яки дару эчү;
- тәмәке тарту, сагыз чәйнәү;
- һушсыз булу;
- файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
- мунчага кереп озак утыру;
- суга чумып коену;
- авыз белән үбешү;
- җенси якынлык кылу;
- ифтарсыз ике көн тоташ ураза тоту;
- авыруы артачагын белә торып ураза тоту;
- кайбер сәбәпләр булганда (сәфәр, хасталык, хәез, нифас) ураза тоту;
- башка сәбәпләрдән - авыз тутырып косу, авыздан кан килү, күзгә һәм борынга дару салу. Бу очракларда кешенең сеңдерү системасына тыштан чит матдәләр килеп керә.

Ураза тотканда рөхсәт ителә:
- онытылып китеп ашаган яки эчкән кешенең уразасы бозылмый.
- тәһарәт алганнан соң, авызда калган суны яки төкерекне йоту.
- сатып алыначак малны татып карау;
- күзгә дару салу, сөрмә тарту;
- тешләрне пакьләү (пастасыз);
- кан алдыру;
- сөлек салдыру (шикле);
- комган белән госел коену;
- мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү;
- йоклап алу;
- хуш исләр иснәү;
- ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу;
- дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка сөртү.

Хәдисләр
«Рамазан җиткәч, күкнең капкасы ачыла, ә җәһәннәм капкалары бикләнә, шайтаннар богауга бәйләп куелалар».
«Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, ураза тотса, ул кешенең эшләгән гөнаһлары гафу ителер».
«Ялгыз ашказанына гына ураза тоттырмагыз, барча әгъзаларыгызга да ураза тоттырыгыз».
«Чынлыкта, җәннәттә Әр-Раййан дигән капкалар бар һәм Кыямәт көнендә аңа бары тик ураза тоткан кешеләр генә керәчәк. Бу капкага бүтән беркем дә кермәячәк. Алар җәннәткә кергәч, капкалар бикләнәчәк».
«Рамазан ае бик мөбарәк бер айдыр. Бу айның башы - рәхмәт, уртасы - мәгърифәт, ахыры - җәһәннәм газабыннан котылудыр».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading