Шәһри Казан

Реформадан ни көтик?

Илебездәге халыкның зур өлешен олы яшьтәге әби- бабайлар, апа-абыйлар тәшкил иткәнлектән, социаль сораулар, нигездә, аларны күбрәк борчый. Тик, дөресен генә әйткәндә, гел үзгәреп торучы законнар, әледән-әле барлыкка килгән яңалыклар турындагы мәгълүматларга күз салсаң, башлар әйләнә башлый. Һич аңлашылмый торган саннар, чагыштырулар олы яшьтәгеләргә ничек барып җитә алсын соң?! Шуңа да...

Реклама

Халык өметләнгән яңа пенсия реформасының, хөкүмәт вәгъдә иткәнчә, 2013 ел башыннан тормышка ашмаячагы билгеле булды. Бары тик 2014 елда гына башланачак бу реформадан ниләр көтәргә соң?
Сүз, беренче чиратта, хезмәт хакы түләү фондыннан тупланма өлешкә күчерелеп баручы алты процент акчаның дүрт процентын, тупланма өлештән алып, база өлешенә күчерү, ә тегесендә нибары ике генә процент калдыру турында бара. Дөрес, бу хакта әлегә, тәгаен шулай эшләргә кирәк, дигән карар кабул ителмәгән, мәсьәләгә ачыклык 2013 елның ахырында гына кертеләчәк.
Тагын бер яңалык: депутатлар тәкъдиме буенча, илдә яшәүчеләрнең пенсиягә чыгу өчен мәҗбүри булган эш стажын күпкә озайтырга дигән сүзләр йөри. Әлегә, 2002 елда гамәлгә кергән закон нигезендә, пенсиягә чыгу өчен кирәкле булган мәҗбүри хезмәт стажы биш ел булып исәпләнелә иде. Шуңа бәйле рәвештә, бүген пенсиягә чыгу өчен кирәкле эш стажының күләме һәм пенсия санау формуласы өчен кирәкле елларның санын ачыклап бетерү мәсьәләсе дә килеп туды. Биш еллык мәҗбүри стаж елларын утыз-утыз биш елга кадәр җиткерү турында сүзләр алып барыла. 1967 елга кадәр туган кешеләр өчен мәҗбүри хезмәт стажы ирләргә - егерме биш, ә хатын-кызлар өчен егерме ел кирәк. Ә бу яңа закон нәтиҗәсендә ирләрдән кырык биш (!), хатын-кызлардан кырык (!) ел хезмәт стажы соралачак. Шулай булган очракта гына, хезмәт кешесенең пенсиясе ул көткәнчә югары, ягъни хезмәт хакының кырык проценты күләмендә булачак икән. Шуның кадәр еллар (үзе бер кеше гомере бит дияргә дә була) буена эшләгән кешенең гомер озынлыгын да исәпкә алырга кирәктер ләбаса. Аны исәпкә алмасалар да, әкренләп кенә пенсиягә чыгу яшен дә арттыра барырга тәкъдим кертелгән үзе. Димәк, шушыларга нигезләнеп, озакламый хатын-кызлар - алтмыш, ирләр алтмыш биш яшькә җиткәч кенә пенсия ала башлаячаклар. Ул яшькә кадәр җитә алсалар, әлбәттә.
Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: пенсия күләме күпме чыгуын исәпләгәндә, моңарчы җыелган сумманы унҗиде елга бүләләр иде. Әлеге унҗиде елны унтугыз ел итәргә җыеналар.
«За выслугу лет» пенсиясен түләүне бетерү турында да фикерләр яңгырый. Шуның белән беррәттән, илдә хезмәт кенәгәләре дә бетереләчәк, дип белдерә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы. Министр урынбасары Александр Сафонов бу яңалык турында болайрак аңлатты. 1967 елга кадәр туган кешеләргә кенәгәне хезмәт эшчәнлекләре тәмамланганчы, ягъни алар пенсия яшенә җиткәнче гамәлдә калдырачаклар. 2027 елга кадәр әлеге «алтмыш җиденче елга кадәрле төркем» алтмыш яшькә җитәчәк. 1968 елдан алып 1970 елга кадәр туганнарга документның гамәлдәге вакыты тагын ун елга калдырыла. Ә 1971 елдан соң гына туганнарга хезмәт кенәгәсенең бөтенләй дә кирәге булмаячак, ди. Хәзер, бөтен җирдә дә электрон исәпкә кую кертелгән заманда, кәгазь документның кирәге юк икән. Аның әһәмияте югалды, хезмәткәрләрнең хокуклары хезмәт килешүе буенча яклана, ә аңа пенсия страховка таныклыгы буенча исәпләнелә.
Күпләр хезмәт кенәгәләренең бетереләчәге хакындагы хәбәргә дә шикләнеп карыйлар. Үз кулларында әлеге документ булганда ышанычлырак, пенсиягә чыкканда, стажыңны дәлилләп торырга туры килмәячәк дип саный алар. Ә министрлыкта исә пенсия күләменең хезмәт кенәгәсенә дә, стажга да түгел, ә оешманың Пенсия фондына күпме страховка түләүләре юллавына бәйле дип аңлаталар. Алга таба ниләр буласын, исән булсак, вакыт күрсәтер.
2013 елда артачак:
- хезмәт пенсияләре: 1 апрельдән артып (3 процентка дип көтелә), нәтиҗәдә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме 10 мең 313 сум булачак (соңгы тапкыр пенсияләр 1 февральдә арткан иде);
- социаль пенсияләр 1 апрельдән 5,1 процентка артып, 6,169 сумга тигезләшәчәк;
- ЕДВ, ягъни федераль ташламага ия булучылар ала торган ай саен бирелә торган акчаларның күләме 1 апрельдән 5,5 процентка арта:
ана капиталы 1 гыйнвардан 5,5 процентка артты һәм хәзер ул 408 мең 960 сумга тигез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: