16+

Ремонт күрмәгән юлларга да чират җитте

Универсиадага әзерлек кысаларында, башкалада 46 урам юлы төзекләндереләчәк. Бу эшләрнең шактый өлеше узган җәйдә үк үтәлде.

Ремонт күрмәгән юлларга да чират җитте

Универсиадага әзерлек кысаларында, башкалада 46 урам юлы төзекләндереләчәк. Бу эшләрнең шактый өлеше узган җәйдә үк үтәлде.

Казанда юл өслеге генә дә 19 миллион квадрат метрны тәшкил итә. Болардан тыш, 4200 ишегалды исәпләнә. Кайбер урамнарның юллары дистә еллар дәвамында тө­зекләндерү күрмәгән Универсиада маршрутына керүче урамнар юлларын капиталь төзекләндерү бу язда ахырына җиткереләчәк. Районнардагы икенчел әһәмияттәге юлларны һәм тротуарларны да планлы рәвештә төзекләндерүгә керешелде. Капиталь ремонт исемлегенә кергән күпфатирлы 123 йортның ишегалды юллары да яңартылачак. Казан биләмәсендә 83 бистә бар. Аларда яшәүчеләр дә яхшы юлларга мохтаҗ. Быел бистәләрдә 24 мең квадрат метр юлга һәм тротуарларга асфальт түшәләчәк. Исемлеккә, халык үтенечен исәпкә алып, районнар хакимиятләре тәкъ­дим иткән урамнар кертелгән. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты мәгъ­лүматларына караганда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы Моисеев, Зур Армавир һәм Верхоянск урамнары юллары капиталь төзекләндере­ләчәк. Вахитов һәм Идел буе районнарында Отары бистәсенең Үзәк һәм Садовая урамнары, ә Салмачы бистәсендә исә Үзәк урам юлы яңартыла. Киров һәм Мәскәү районнарына караган Боевая урамына тортуар сузу планлаштырылган. Совет районында Вознесенское бистәсендәге Старательный переулок урамында, Яңа Сосновка бистәсенең Шоссе урамында, Әке бистәсенең Утренняя һәм Транспорт урамнарында тротуарлар эш­ләнеләчәк. Себер трактыннан Аркылы-Нокса урамы буйлап кү­пергә кадәрге юлга асфальт түшәләчәк.
Җиңү проспектында, Завойский, Р.Зорге, Сыртланова, Мәүлетов, Х.Такташ, Шаляпин һәм Павлюхин урамнарында юлларны киңәйтү һәм төзекләндерү эшләре үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading