16+

«Республика ифтары өммәтне һәм безнең йөрәкләрне берләштерә»

Быелгы республикакүләм ифтар ике көнгә бүлеп үткәрелде. Беренче көнне ирләр, икенче көнне хатын-кызлар җыелды. Ике көндә дә дүртәр мең кеше катнашты.

«Республика ифтары өммәтне һәм безнең йөрәкләрне берләштерә»

Быелгы республикакүләм ифтар ике көнгә бүлеп үткәрелде. Беренче көнне ирләр, икенче көнне хатын-кызлар җыелды. Ике көндә дә дүртәр мең кеше катнашты.

Авыз ачу мәҗлесендә катнашучылар ифтарның бу яңалыгын хуплап каршы алды. Бердән, халык арасында ыгы-зыгы булмады, мөслимәләр дә үзләрен иркенрәк хис итте. Чараны оештыручылар ике көнгә бүлеп үткәрүне һава торышы белән дә бәйләп аңлатканнар иде. Көннең яңгырлы яки суык буласын алдан белеп булмый, шуңа да бу юлы Теннис академиясе эчендә үткәрергә булдык, дигәннәр иде алар. Юраганнары юш килде дияргә генә кала, көн кинәт суытып җибәрде. Халыкка бина эчендә вәгазь тыңларга, намаз укырга җайлы булды. Кунаклар өчен онлайн-викторина уздырылды, мөнәҗәтләр башкарылды, хатын-кызлар ифтарында мөселман модасы күрсәтелде.

Ифтарга, узган еллардагыча, чит республика һәм дәүләтләрдән кунаклар, депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, православие һәм католик руханияте вәкилләре, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, мөмкинлеге чикле кешеләр катнашты. Авыз ачарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә традициягә әверелде.

Ифтар Коръән-Кәрим сүрәләре уку белән башланды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең вәгазендә ураза гыйбадәте турында сөйләде.
– Республика ифтары өммәтне, татарстанлыларны һәм безнең йөрәкләрне берләштерү көченә ия, – диде ул.

Ифтарда катнашучылар ахшам намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән укыды.
Намаздан соң кунаклар сый-нигъмәтләр белән авыз ачты. Гадәттәгечә, пылау пешерелгән. Табынга кипкән җиләк-җимешләр, алма, груша, абрикослар, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфит, печенье куелган иде. Ризыкларны әзерләү өчен 1,100 тонна сыер ите, 600 кг дөге, 1,2 тонна яшелчә, шулай ук 2 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 8000 чәк-чәк, 2000 литр сок, шешәләрдә 7000 литр су сатып алынган. Моннан тыш, ике көн дәвамында, республика ифтарына билетлар җитмәүчеләр өчен, 400 ланч-бокс тарату каралган иде.

Кунакларны каршы алу, кирәкле урынга озату, табын әзерләү һәм соңыннан җыештыру-юу өчен 325 волонтер җәлеп ителгән. 
Ифтардан соң социаль челтәрләрдә урнаштырылган фотоларга караганда, халык бик канәгать калган иде. Фотолар астына “Үземне хаҗда кебек хис иттем”, “Ифтарда бөтен дусларым-танышларым белән күрешергә мөмкинлек туды”, “Киләсе елга да һичшиксез киләм” дип язып калдырганнар. Шунда ук теләкләрен язып куючылар да бар, кемнеңдер чәй эчәсе килеп калган (быел менюда чәй юк иде), кемнәрдер такси, кемнәрдер тукталышта бик озак автобус көткән, алар киләсе елга транспорт белән тәэмин ителеш турында уйласыннар иде дигән. Үзем белән бер өстәл артында утыручы әбиләр дә урындыклар булмау сәбәпле тез өстендә озаклап утыра алмауларыннан зарланды, басып ашаучылар да булды. Алар да икенче юлы эскәмияләр куелсын иде теләген җиткерде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading