16+

Рейдлар бетте, чүплекләр әле калды

Санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. Казан муниципаль берәмлеге территориясендә рөхсәтсез урыннарда барлыкка китерелгән чүплекләрнең әлегә 60 проценттан артыграк өлеше генә җыештырылды.

Рейдлар бетте, чүплекләр әле калды

Санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. Казан муниципаль берәмлеге территориясендә рөхсәтсез урыннарда барлыкка китерелгән чүплекләрнең әлегә 60 проценттан артыграк өлеше генә җыештырылды.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган рейдларның соңгысы башкаланың Совет районында үткәрелде.
- Безнең территориядә 22 урында рөхсәтсез чүплек ачыкланган иде, шуның 19ын инде бетердек. Чистарту эшләре дәвам итә, - диде Совет районы хакимиятенең тышкы төзекләндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Белов. Шәһәрнең административ техник инспекциясенең муниципаль күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Вил Латыйпов әйткәнчә, Совет районында, экология кагыйдәләрен бозганы өчен, 4 предприятие һәм бер граждан административ җаваплылыкка тартылган.
- Торак комплексларда чисталык тәэмин ителгән. Совет районында 103 бакчачылык ширкәте урнашкан. Аларда чүпләрне алып китү 90 процентка оештырылган. Кызганыч, кайбер әдәпсезләр чүпләрне әрҗәләргә илтми, юл уңаенда, урманлыкларга яки ерганакларга ташлап калдыра. Үзебез яшәгән җирне үзебез үк пычратабыз, - ди Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев. Моңа дәлилне без «Водоканал» һәм «Рассвет» бакчачылык ширкәтләре арасындагы ерганакта күрдек.
Казан муниципаль берәмлеге территориясендә рөхсәтсез урыннардагы чүплекләр 15 июньгә тулысынча бетерелергә тиеш. Мэр Илсур Метшин шундый бурыч йөкләде. Санитар чистарту икеайлыгы тәмамланса да, шәһәрне җыештыру, экология кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм штрафка тарту алга таба да дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading