16+

Рәхмәт сиңа, укытучы!

5 октябрь - Укытучылар көне. Бу 1994 елдан бирле дөньяның йөздән артык илендә билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәм көнне мәгариф хезмәткәрләренең уку-укыту, яшь буынны тәрбияләү дәрәҗәсе генә түгел, ә аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше дә бәяләнә.

Рәхмәт сиңа, укытучы!

5 октябрь - Укытучылар көне. Бу 1994 елдан бирле дөньяның йөздән артык илендә билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәм көнне мәгариф хезмәткәрләренең уку-укыту, яшь буынны тәрбияләү дәрәҗәсе генә түгел, ә аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше дә бәяләнә.

Җәмәгатьчелектә: «Укытучы булып теләсә кем эшли ала», - дигән ялгыш фикер яши. Моның өчен балалар белән эш итә белү генә кирәк, янәсе. Соңгы елларда әлеге профессиянең дәрәҗәсе төшүенә бу да үз өлешен керткәндер. «Кышын - агроном, җәен укытучы булыр идем», - дигән гыйбарәне исбатлап, җиңел эш эзләүче кайберәүләр укытучы булып ала да, җәй буе каникулда ял итә, имеш. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән чын укытучы беркайчан да болай әйтмәячәк. Әлеге һөнәр иясе гыйлемле генә түгел, түзем-сабыр булырга, иң беренче чиратта бала күңеленә юл таба, аны аңлый белергә тиеш. Баланың нинди шәхес булып җитлегүе турыдан-туры укытучыга бәйле.
Укытучы булу бүгенге болгавыр чорда үтә дә авыр. Соңгы елларда аларның бу өлкәдән күпләп китүләре күзәтелә. Моңа хезмәтләренең тиешенчә бәяләнмәве, яхшы эш шартлары булмау һәм кайбер башка факторлар сәбәпче. Эшләр болай барса, кайбер мәгълүматларга таянсак, дөнья буенча 2015 елга тагын 5,1 млн укытучы кирәк булачак. Билгеле, бу һөнәрне теләсә кем үзләштерергә тиеш түгел, чөнки баланың нинди шәхес буларак җитлегүе турыдан-туры укытучыга бәйле. Укытучылар һәрьяклап дәүләт тарафыннан якланган һәм кайгыртылган булырга тиеш. Шулай булган очракта гына укытучылар кытлыгы бетәчәк.
Шөкер, республика хөкүмәте әлеге һөнәр ияләренә ярдәм кулы сузып килә. Татарстанда социаль ипотека буенча 1170 укытучы үзенең яшәү шартларын яхшырткан. Узган ел авыл мәктәпләрендә эшләүче 21290 педагогка 44,5 млн сум күләмендә субсидия түләнгән. Шулай ук авылда эшләргә теләк белдергән 120 яшь белгечкә 620 меңлек ярдәм күрсәтелгән. Республикада 2007 елдан бирле дәүләти булмаган пенсия белән тәэмин итү программасы эшли. Бүген бу пенсияне 4557 хезмәткәр ала.
Укытучылар көнендә әлеге һөнәр ияләрен тәбрикләү белән генә чикләнмичә, һәркем үзен укыткан укытучысы һәм аның тормышын ничек итеп үзгәртүе хакында уйлансын, мөгаллиме белән бәйле якты хатирәләрен яңартсын иде. Тормыш юлыбызда әлеге укытучыларыбыз очрамаган булса, без бүген нинди хәлдә булыр идек?!. Рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading