16+

Рөхсәтсез урнаштырылган киоскларга көн бетә

Казанда быел рөхсәтсез урыннарда сату итүчеләргә 4,5 миллион сум штраф түләттерелгән инде.

Рөхсәтсез урнаштырылган киоскларга көн бетә

Казанда быел рөхсәтсез урыннарда сату итүчеләргә 4,5 миллион сум штраф түләттерелгән инде.

- Урамнарда ит һәм сөтне, балыкны машиналардан да, тартмалар өстендә дә, тортуарларда да саталар. Инде 2200 кешегә административ беркетмә тутырылды, - дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин докладчыны бүлдереп: «Җәйге эсседә урамда ит продуктлары сатып алу сәламәтлек өчен куркыныч», - дип әйтеп куйды.
Иван Кузнецов китергән мәгълүматларга караганда, рөхсәтсез урнаштырылган вак сәүдә нокталары авария хезмәтләре эшчәнлегенә дә, кешеләр иминлегенә дә киртә куя. Мәсәлән, Островский урамындагы 39нчы йорт капкасы (арка) астына рәхәтләндереп «кибет» төзеп куйганнар. Капка томаланган булу сәбәп­ле, Пушкин урамындагы йорттагы янгын вакытында ишегалдындагы машиналарны эвакуацияләү мөмкинлеге калмаган. Побежимов урамындагы 55нче йорт янәшәсендәге сәүдә корылмасы газүткәргеч торбаларның саклаулы зонасына урнаштырылган хәтта. Дементьев урамындагы җир асты юл кичүен «шинмонтаж» вагоны каплап тора. Шул ук участокта ялган документлар белән кафе да төзеп өлгерткәннәр. Суд карары нигезендә, 70 вак сәүдә киоскы сүтеләчәк. Рөхсәтсез урнаштырылган киоскларны хуҗаларына инде ике-өч ел элек үк үзләренә сүтәргә кушылган булган. Ләкин күпчелек бу әмерне үтәмәгән.

- Рөхсәтсез киоскларны мәҗ­бүри сүтүне башкарачак подрядчы билгеләнде. Дементьев урамындагы юл кичүендәге киосклар беренче булып алып ташланачак, - дип кисәтте Иван Кузнецов. - Чикләүләр кибетләр яки базарлар янында үз бакчаларыннан чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш сатучы әбиләргә кагылмый. Татарстан Президенты Казанда урам сәүдәсен үстерүгә республика бюджетыннан 22 миллион сум бирде. Яңа Савин районында - Адоратский урамында, Авиатөзелеш районында - Максимов урамында, Киров районында - «Ягодная слобода» янында, гомумән, шәһәр буенча җиде урында заманча җиһазландырылган урам сәүдәсе корылмалары төзеләчәк.

Мәсьәләгә йомгак ясап, Денис Калинкин сәүдә киоскларын арендага алганда корылмага һәм сәүдә урынына кагылышлы документларны җентекләп өйрәнергә киңәш итте. Полициянең терәк пунктлары хезмәткәрләрен дә урамнарда рөхсәтсез сәүдә итүчеләргә каршы актив көрәшергә чакырды.


Фото: kazved.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading