Түбән Новгород дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире Ольга Савинова түгәрәк өстәл артында утыручыларның игътибарын совет чорында чыккан плакатларга юнәлтте.
- Без гаилә турында язылган күп кенә язмаларга күзәтү ясыйбыз. Алар арасында элеккегеләре - моннан утыз ел элек чыкканнары да, хәзер генә язылганнары да бар. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, аларда заман идеологиясе чагыла. Җәмгыятьне аңлау өчен башта гаиләне аңларга кирәк. Совет чоры плакатларын гына алыйк, аларда гаилә кыйммәтләрен күбрәк күрергә була. Герой аналарны, хезмәт кешеләрен данлый алар. Велосипед уйлап табарга кирәкми, шуларны кабат торгызырга, шул үрнәктә эшләргә кирәк, - дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән газета-журнал җитәкчеләре үзләренең матбугат чараларында уңышлы гына алып барган проектлары турында сөйләде. Мәскәү өлкәсендә чыга торган "Батя" журналы мөхәррире Дмитрий Березин "Әти булу" дигән проект эшләп җибәрүләрен ассызыклап үттее. Ул билгеле кешеләр - үз эшләренә генә түгел, гаиләгә дә күп вакытларын багышлый торган әтиләр белән берлектә эшләнә. Проектның максаты - билгеле кешеләр үрнәгендә гаиләсенә җаваплы карый торган әтиләрне популярлаштыру, ди иерей Березин.
"Самара-ГИС" телеканалы редакторы Инесса Панченко үзләрендә күп еллардан бирле уңышлы гына эшләп килгән "Әни булуга хокук" проекты белән таныштырды. Алар анда ятимнәр йортында тәрбияләнә торган балалар белән таныштыралар.
- Без бу проектны рейтинг җыяр өчен эшләмибез. Әниле булырга хыялланган балаларга ярдәм итәсебез килә. Баштарак балалар йортларына бүләкләр алып бардык, әмма аның белән генә ярдәм итеп булмавын аңладык. Тормышта зур уңышка ирешкән кешеләрне чакырдык, алардан ешрак килүләрен сорадык. Туган көннәренә бүләкне бик үзенчәлекле итеп әзерлибез. Баланың үскәч кем булуын сорыйбыз. Табиб дисә, аны клиникага алып барып, табиблар, клиника белән таныштырабыз. Балалар белән эшләү дәверендә аларның проблемаларын якынрак өйрәндек. Һәрберсенә үзенә якын килергә кирәклеген төшендек. Проект барышында барысы 170 бала турында сөйләдек, аларның 135е гаиләле булды. Баланы уллыкка алган гаиләләр белән элемтәдә торабыз, - дип сөйләде Самарадан килгән кунак.
"Сөембикә" журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова матбугат битләрендә алып барылган сәхифәләр белән таныштырды.
Комментарийлар