Шәһри Казан

Россия-АКШ: дуслармы, дошманнармы?

Россия (элеккеге Советлар Союзы) белән АКШның берничә буыны дистә еллар дәвамында бу ике ил арасында сугыш булыр дип көтте. Турыдан-туры элемтә булмаса да, җир йөзендә барган теге яки бу сугышта алар кара-каршы тордылар торуын: Корея, Вьетнам, Әфганстан... Ике бөтендөнья сугышында әлеге ике дәүләт союздашлар булды. Хәер, хәзер тарихның ачылмый калган...

Россия (элеккеге Советлар Союзы) белән АКШның берничә буыны дистә еллар дәвамында бу ике ил арасында сугыш булыр дип көтте. Турыдан-туры элемтә булмаса да, җир йөзендә барган теге яки бу сугышта алар кара-каршы тордылар торуын: Корея, Вьетнам, Әфганстан... Ике бөтендөнья сугышында әлеге ике дәүләт союздашлар булды. Хәер, хәзер тарихның ачылмый калган битләре дә күренгәли, Икенче бөтендөнья сугышында америкалыларның Гитлер Германиясенә дә булышуы, хәтта 1945 елда СССРга каршы сугыш башларга әзер булуы турында да мәгълүматлар бар. Әмма болары барысы да үткәндә һәм бусы бөтенләй башка тарих, безне бүгенгесе кызыксындыра. Дөньядагы ике эре дәүләт арасында сугыш булырга мөмкинме?
Сугыш утын кабызучылар
Сәяси һәм хәрби анализ институты директоры А.Шаравин сүзләренчә, мондый сугышның булу ихтималы бик аз: «Узган гасырдагы салкын сугыш чорыннан соң ике дәүләт арасындагы идеологик каршылык - капитализм белән социализм каршылыгы юкка чыкты. Безнең хәзер уртак дошманыбыз - халыкара террорчылык. Һәр ике як та бик яхшы аңлый: нинди дә булса җәнҗал килеп чыккан очракта, бу бөтен кешелекне юкка чыгарырга мөмкин».
Әмма барысы да бу хакта уйланып, аның нәтиҗәләре аяныч булуын истә тотса да, андый җәнҗаллар булмас дип кистереп әйтүе кыен. Әйтик, салкын сугыш чоры артта калды, ә аның өчен «җан атып йөрүчеләр» әле исән. Һәр ике дәүләттә хакимияткә радикаль карашлы сәясәтчеләрнең килү ихтималын истән чыгарырга ярамый. Россия белән АКШның тышкы сәясәт курсы үзгәргән очракта, ашкынып кораллану шаукымы кабат башланып китәргә мөмкин.
Киеренке-дустанә мөнәсәбәт
АКШ белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 80 ел вакыт узган. Шушы чор эчендә бу дәүләткә карата мөнәсәбәт төрле булды. Горбачев чорында СССР белән АКШ якынайды. Ельцин идарә иткән заманда партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, ул бүгенге көндә дә дәвам итә. Буш президентлык иткән чорда алар бераз киеренке иде, Америка дөньяны бер полюслы итәргә, үзенең демократия моделен башкаларга, шул исәптән элеккеге союздаш республикаларга да көчләп тагарга маташты. Әмма болар алар теләгәнчә үк барып чыкмады, Грузиядәге кызгылт-сары революцияләр уңышсыз нәтиҗәләргә китерде, Украина халкы бүген кабат урамда. Ак йортка Барак Обама килгәч, ике ил арасындагы киеренкелек кимеде.
Профессор В.Согрин сүзләренчә, АКШ Россияне үзенең партнеры итеп таный, әмма әлегә кече партнер буларак кына. «АКШ күптән инде үзен бөек ил дип саный. Бүгенге Россия белән чагыштырганда, хәрби-сәяси көче белән аңа тиңләшкән Советлар Союзын АКШ күбрәк ихтирам итә иде. Дөрес, узган гасырның 90 нчы еллары белән чагыштырганда, Россия үзенең абруен арттыруга иреште.
Сәясәтче А.Рар фикеренчә, ике дәүләт арасында соңгы 80 ел эчендә уңай мөнәсәбәт бик аз булган. «Бердәнбер якынаю очрагы - Гитлер Германиясен бастыруда гына. Бүген мин бернинди якынаю теләген күрмим. Моны аңлавы кыен түгел: АКШ белән идарә итүчеләр - салкын сугыш чорында туып үскән буын. Алар бүгенге Россиягә Советлар Союзын призма аша уздырган кебек карыйлар. Америкалыларны Россиянең демократик юлга басмавы борчый. АКШның бүгенге идарәчеләре китеп, алар урынына Советлар Союзын хәтерләмәгән буын килгәннән соң гына ике ил арасында яңа - башка дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкин булачак. Обама атап үткән ике ил арасында киеренкелек бетәчәк», - ди А.Рар.
Алда әйтеп үтелгәнчә, һәр ике як та аек акыллы сәясәт алып барган очракта, сугыш уты кабынып китү ихтималы аз. Моннан тыш, җир йөзендә икътисади, хәрби яктан көчле, ике як белән дә союзда булмаган тагын бер дәүләт барлыгын да истән чыгарырга ярамый. Ул - Россиядән көнчыгышта, АКШтан исә көнбатышта. Җир йөзендәге ике эре дәүләт үзара көч сынаша башласа, өченче бер көчле дәүләт моннан читтә калыр дип кистереп әйтеп булмый. Ә ул кайсы якны сайлар - монысы берәүгә дә билгесез. Әмма шунысы ачык: ул беренче чиратта үз мәнфәгатен кайгыртачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: