16+

Россия почтасын үзгәрешләр көтә

«Почта России» федераль дәүләт унитар предприятиесе киләсе елда акционерлаштырылырга мөмкин. Милек формасын үзгәрткәч, предприятиегә финанс хезмәтләре күрсәтүгә лицензия алу мөмкинлеге дә туа. Казанда Бөтенроссия семинарында катнашкан «Почта России» ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых шулай дип белдерде. Күптән түгел «Почта России» предприятиесен акционерлаштыру үзенчәлекләре турында РФ Президенты Указы проекты әзерләнүе...

Россия почтасын үзгәрешләр көтә

«Почта России» федераль дәүләт унитар предприятиесе киләсе елда акционерлаштырылырга мөмкин. Милек формасын үзгәрткәч, предприятиегә финанс хезмәтләре күрсәтүгә лицензия алу мөмкинлеге дә туа. Казанда Бөтенроссия семинарында катнашкан «Почта России» ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых шулай дип белдерде. Күптән түгел «Почта России» предприятиесен акционерлаштыру үзенчәлекләре турында РФ Президенты Указы проекты әзерләнүе...

Документ нигезендә, компания стратегик предприятиеләр исемлегеннән алынырга тиеш була. «Почта России» әлеге исемлеккә быел март аенда - предприятиенең менеджменты алмашынганчы кертелгән иде. Президентның әлеге Указы белән, почта элемтәсе объектларын хосусыйлаштыруны тыю турындагы таләпне хосусыйлаштыру турындагы дәүләт программасыннан алырга тәкъдим ителә.
«Почта элемтәсе турында»гы гамәлдәге федераль законга да төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Канунның гамәлдәге редакциясе почта элемтәсе объектларын дәүләт милкеннән чыгаруны тыя. Бу, үз чиратында, предприятиене акционерлаштыруга комачаулык итә. Канунга төзәтмәләр «Почта России» предприятиесен акционерлаштыруның махсус тәртибен дә күздә тота. «Ведомости» басмасы хәбәрләренә караганда, әлеге закон проекты инде килештерү өчен башкарма хакимият органнарына юлланган. РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Михаил Евраев фикеренчә, канун проекты Хөкүмәт тарафыннан хупланганда, Дума аны киләсе ел башында соңгы редакциясендә кабул итәргә мөмкин. Бу, үз чиратында, предприятиене акционерлаштыру процедурасына этәргеч бирәчәк.
Россия почтасын акционерлаштыру анда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен төп шарт булып тора. Экспертлар аңлатуынча, бүген катлаулы хәлдәге компаниягә инвесторлар җәлеп итүе бик кыен. «Почта системасы озак вакыт тиешенчә үсмәде, таркаулык күзәтелде. Хәзер төп бурыч - системаны үзәкләштерү, почта хәрәкәтендә контроль системасын үстерү, почта хезмәтләрен дәүләт хезмәтләре порталы белән консолидацияләү», - ди генераль директор урынбасары Андрей Хоробрых.
Акционерлаштыру зарурлыгы почтаның барлык бүлекчәләрен финанс хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтүгә җәлеп итү белән дә бәйле. Почтаның банк хезмәтләрен күрсәтү перспективасына килгәндә, Андрей Хоробрых белдерүенчә, моның өчен махсус лицензия алырга кирәк. Тик предприятиегә моңа кадәр милек формасын үзгәртү мөһим. «Закон буенча, федераль дәүләт унитар предприятиесе банк хезмәтләре күрсәтү лицензиясенә дәгъва кыла алмый, моның өчен акционерлаштыру кирәк. РФ Хөкүмәтендәге һәм федераль министрлыктагы бүгенге тенденцияләрдән чыгып, бу мәсьәлә киләсе елда хәл ителер дип уйлыйм», - ди генераль директор урынбасары Андрей Хоробрых.
Шул ук вакытта, якындагы дистә ел эчендә почтаны тулысынча шәхси кулларга тапшыру перспективасы бик томанлы, дигән фикерләр дә очрый. Әлеге фикер тарафдарлары моны «Почта России»ның күп юнәлешләренең зарарга эшләве белән бәйләп аңлата. Бүгенгә тармакта экспресс-почта һәм тагын берничә юнәлеш кенә инвесторларда кызыксыну уята. Шуңа да хәзерге этапта, алдынгы заман технологияләре кертеп, почтада хезмәтләр күрсәтүне үстерергә кирәк, ди алар.
РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та, Россия почтасы үзенең системалы модернизациясе аша яңартылырга тиеш, башка юлы юк, дип ассызыклаган иде. «Почта России» федераль дәүләт унитар предприятиесе инфраструктурасын модернизацияләүне күздә тотып эшләнүче масштаблы программа шушы максатларга хезмәт итәргә тиеш тә инде. Почтада заманча мәгълүмат технологияләрен үстерү тармакның үсеш стратегиясендә үзәк урынны алып торачак.
Бүген Россия почтасының гамәлдәге системасы заман таләп иткән тормыш темпының 30-40 процентын гына канәгатьләндерә. Заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып системаны модернизацияләү бу күрсәткечне 100 процентка җиткерергә ярдәм итәчәк. Үзгәртеп корулар Россия почтасына бизнесын нәтиҗәле алып бару мөмкинлеген бирергә, мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading