16+

Россия шәһәрләре арасында Казан – иң яхшысы

Узган елдагы күрсәткечләр буенча, Казан «Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында беренче урынны яулады.

Россия шәһәрләре арасында Казан – иң яхшысы

Узган елдагы күрсәткечләр буенча, Казан «Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында беренче урынны яулады.

«Эшлекле дүшәмбе» ­ки­ңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Дәрәҗәле бәйгедә 729 муниципаль берәмлек катнашты. Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында Хө­күмәт җитәкчеләре, депутатлар һәм губернаторлар катнашында узды. Җиңүче бик күп эш­чән­лек күрсәт­кечләренә нигезләнелеп ачыклана. Шә­һәрләрдә яшәүчеләрнең тормыш-көн­кү­реш сыйфаты, уртача хез­мәт хакы, гомер озынлыгы, капиталь ремонт, балалар бакчалары, төзелеш һәм башка юнәлешләр исәп­кә алына. Әлбәттә, әле проблемалар да бар, без аларны хәл итү өчен тырышабыз. Казанга бирелгән Диплом хакимият хезмәте генә түгел, бу - сәнәгать, бизнес, мәгариф һәм транспорт тармакларында эшләүчеләрнең, гомумән, һәр казанлының җиңүе. Без, гадәттә, һаман сү­гәбез. Әмма башкала предприятиеләре коллективлары мактау сүзләренә дә лаек. Россиядәге күпме муниципаль берәмлекләр арасында Казанның беренче урынны яулавы - уртак тырыш хез­мәт нәтиҗәсе», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading