16+

Россия-Япония – дүрт утрау тарихы

Узган атнада Япония парламентының түбән палатасына сайлауларда либерал-демократлар партиясе җиңеп чыкты. Партиянең лидеры - тиздән илнең премьер-министры булачак Синдзо Абэ Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм ике ил арасында территориаль бүленеш буенча барган бәхәсне уңай хәл итәргә теләге барлыгын белдерде. Билгеле, японнар өчен бу бәхәсне уңай хәл итү - аларга көньяк...

Россия-Япония – дүрт утрау тарихы

Узган атнада Япония парламентының түбән палатасына сайлауларда либерал-демократлар партиясе җиңеп чыкты. Партиянең лидеры - тиздән илнең премьер-министры булачак Синдзо Абэ Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм ике ил арасында территориаль бүленеш буенча барган бәхәсне уңай хәл итәргә теләге барлыгын белдерде. Билгеле, японнар өчен бу бәхәсне уңай хәл итү - аларга көньяк...

Хоккайдодан төньяктарак урнашкан Итуруп, Кунашир, Шикотан һәм Хабомаи утрауларын бүлешү буенча бәхәс инде дистә еллар буена дәвам итә. Токио, 1855 елда кабул ителгән сәүдә һәм чикләр буенча ике яклы Трактат нигезендә, бу утрауларны кире кайтаруны таләп итә. Японнар шулай ук бу территорияләрне Көньяк Курил утраулары составына керми дип бара. Киресенчә булган очракта, алар бу территорияләргә дәгъва белдерә алмый, чөнки 1945 елгы капитуляция акты шарты буенча, Япония Курил утрауларыннан баш тарта. Халыкара хокук нигезендә бу бәхәстә җиңә алмаганлыгын аңлап, Япония әлеге утрауларны Япон архипелагының төньяк өлеше һәм ул әлеге җирләрдән беркайчан да баш тартмаган дип исбатламакчы.
Тарих битләреннән
Әмма японнар капитуляциянең ни икәнен аңламыйлар булса кирәк яисә аңламаган булып кыланалар. Тулысынча һәм берсүзсез капитуляция (Япония бу актка 1945 елның 2 сентябрендә кул куя) хәрби хәрәкәтләрдә җиңелү генә түгел, ә бу дәүләтнең халыкара мөнәсәбәтләр субъекты буларак тулысынча яшәүдән туктавын, суверенитетын һәм хакимлек хокукын югалтуын, аларның тулысынча җиңүче якка тапшырылуын аңлата. Шулай булгач, сугыштан соңгы Япония (сугыштан соңгы ФРГ һәм ГДР кебек үк) сугышка хәтле дәүләтнең дәвамчысы була алмый. Әлеге яңа Конституцияләре һәм хакимият органнары булган дәүләтләр, союзниклар таләпләре буенча, яңа чикләр белән төзелгән. Моннан күренгәнчә, алда телгән алынган утрауларны японныкы дип билгеләгән 1855 елгы рус-япон Трактаты турында сүз булырга да тиеш түгел, чөнки ул бүгенге Япония өчен үз көчен югалткан. Моңардан тыш, Япониянең 1956 елда БМОга керүе бу оешма әгъзалары белән территориаль бүленеш буенча бернинди бәхәс булмавын ассызыклый.
Оттырышсыз билет АКШта
Нефть ятмаларына, табигый газ, минераллар һәм балык промыселларына бай булган әлеге утрауларны японнарның кире кайтарырга омтылышын аңларга була. Әмма бу бәхәскә өченче якның кушылуы нигә кирәк? Узган ел АКШ, Курил утрауларында Япониянең суверенитетын танып, Мәскәүгә Токио белән килешү төзергә кирәк дип белдергән иде. Аның артыннан ук Грузия дә әлеге уңайдан үз фикерен җиткерергә ашыкты. Грузиянең территориаль бөтенлеген торгызу буенча вакытлы парламент комиссиясе рәисе Ш.Малашхия Грузия белән Япония, территориаль дәгъва нигезендә, Россиягә каршы берләшәчәк, дип белдергән иде. Билгеле, бу төбәктә ыгы-зыгы куптару һәм аны читтән «кыздырып» тору АКШ файдасына булачак. Аңа төп көндәшләре - Россия, Кытай һәм Европа дәүләтләрен үзара талаштыру мөмкинлеге ачыла. Ә башкалар арасында низаглар чыгарып үз мәнфәгатен кайгырткан АКШны өйрәтеп торасы юк. Ул һәрчак оттырышсыз билетны тартып чыгару әмәлен таба.
Россия генә димәгән...
Россиядән тыш, территория бүлешү буенча Япония Кытай, Көньяк һәм Төньяк Корея, Тайвань белән дә низагта. Узган атнада гына тагын бер бәхәсле территория - Сенкаку утраулары янында Кытай самолетлары һәм кораблары пәйда булу уңаеннан, Япония протест белдерде. Сенкаку утрауларын японнар 1895 елдан бирле үзләренеке дип санаса, кытайлар, алар 600 ел элек Кытай империясе составына кертелгән булган, дип белдерә. Сугыштан соң бу җирләр АКШ күзәтүе астында кала, 1972 елда исә яңадан Япониягә кайтарыла. Шул ук вакытта бу утрауларга Тайвань да дәгъва белдерә. АКШ бу очракта да Япония яклы булып кала бирә.
PS. Россия Япониянең утрауларны кире кайтару теләген канәгатьләндергән очракта, бу Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен юкка чыгаручы бер адым булыр иде. Ул чагында башкаларның да аппетиты ачылып китеп, майлырак калҗа өмет итүчеләр табылмас дип кистереп әйтүе кыен. Ә Россия колхоз сыеры түгел, кем җитте шуңардан саудырып утырып булмас шул... Кемгәдер бүләк итеп бирергә Кырым да юк инде бездә хәзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading