Шәһри Казан

Россия – яраланган аю

Элегрәк тайгада йөргәндә җирле халыктан ишеткән бер риваять истә калган. Әгәр кеше үз гомерендә һич югы бер тапкыр кулына бары пычак кына тотып аюга каршы бармаган икән, ул үзен чын сунарчы дип саный алмый. Әлбәттә, арт аякларына баскан килеш үкереп өстеңә килүче аю теләсә кемне өнсез калдырырга мөмкин, тик тәҗрибәле...

Реклама

Элегрәк тайгада йөргәндә җирле халыктан ишеткән бер риваять истә калган. Әгәр кеше үз гомерендә һич югы бер тапкыр кулына бары пычак кына тотып аюга каршы бармаган икән, ул үзен чын сунарчы дип саный алмый. Әлбәттә, арт аякларына баскан килеш үкереп өстеңә килүче аю теләсә кемне өнсез калдырырга мөмкин, тик тәҗрибәле сунарчыны түгел. Ул, ярсыган урман хуҗасының күзләренә туры текәлеп, аңа каршы бара һәм аю һөҗүм ясыйм дигәндә генә тегенең култык астыннан үтеп китә. Шул мизгелдә пычагын аның корсагына кадап өлгерә. Җәрәхәтләнгән аю, көчле авыртуга чыдый алмый, үз корсагын үзе актарырга тотына. Сунарчыга аның үлемен читтән күзәтергә генә кала.
Ни өчен әлеге риваятьне сезгә сөйләргә булдым? Чөнки Россия дә бүген нәкъ менә шул яраланган аюны хәтерләтә. Аңа хәнҗәр кадаган сунарчысы кемдер, белмим. Ә менә хәнҗәре һәркемгә дә яхшы таныш. Ул - аракы. Һәм Россия бүген, әлеге аю сыман, үзен үзе үтерә.
Бу һич тә уйдырма сүзләр түгел. Хәл, дөрестән дә, гадәттән тыш төс алды. Моны инде дәүләт башындагылар үзләре дә танырга мәҗбүр. Өлкәнрәк буынның дәррәү эчүчелек белән мавыгуы гына җитмәгән, хәзер инде моңа балалар да тартыла. Мәсәлән, бүген Россиядә 29 миллион бала исәптә. Шуларның 60 меңе рәсми төстә алкоголик дип санала. Ә рәсми исәптә булмаганнары күпме?! Бу аяныч саннарны Дәүләт Думасы Рәисенең урынбасары Надежда Герасимова «Россиядә балаларны рухи тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте концепциясе һәм хокук аспектлары» дигән темага парламент тыңлауларында игълан иткән иде.
Шулай ук рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең илдә 11 яшьтән 18 яшькәчә булган 5 миллион бала (!) даими рәвештә исерткеч эчемлек куллана. Әйтергә кирәк, ул балаларның барысы да ятим яки ташландык бала түгел. Күбесенең әти-әниләре бар. Һәм еш кына алар балаларын үзләре үк эчәргә өйрәтә. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әле күптән түгел генә Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында, мондый хәлгә нокта куярга вакыт, дип белдерде. Ул балаларны аракы эчәргә өйрәтүчеләрне төрмәгә утыртырга кирәк дип саный. Җәза шактый каты. Андый «мөгаллимлек» өчен кеше 6 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Эчүчелек проблемасы, Россиянең бүтән шәһәрләрендәге кебек, Казанда да шактый кискен тора. Аеруча хатын-кызлар һәм балалар алкоголизмының зур тизлек белән үсүе борчуга сала. Әле 15 ел элек кенә бездә һәр 10 алкоголикның 9ы ир-ат һәм берсе генә хатын-кыз булса, бүген инде унның дүртесе - хатын-кыз. Гүзәл затлар исерткеч эчемлеккә, гадәттә, ялгызлыктан һәм эч пошканнан ябыша. Ә менә балалар алкоголизмының нигезендә үзгә сәбәпләр ята. Аның берсе - спиртлы эчемлекләрнең таралган булуы һәм аларны җиңел табу мөмкинлеге. Аны теләсә кайсы кибеттән һәм теләсә күпме сатып алырга була. Өстәвенә, сатучыларның байтагы яшүсмерләрдән документларын күрсәтүен дә таләп итеп тормый. Алкоголизм колына әйләнгән яшүсмерләр уртача 12-15 яшьлекләр. Аларны моңа алып кереп киткән сәбәпләрнең икенчесе - өлкәннәр үрнәге. Сер түгел, бала чакта күпләр, нәкъ менә тизрәк өлкән кеше булырга теләп, тәмәке тарта, аракы эчә башлый.
Бүген Россиядә һәр кешегә (бу әби-бабайларны, бала-чагаларны да кертеп) елына 15 литр алкоголь туры килә. Барлык үлем-китемнең дә өчтән беренә «яшел елан» сәбәпче.
Алкоголизмның балалар һәм яшүсмерләр арасында таралуына чик кую максатыннан, Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко әле күптән түгел генә тагын бер башлангыч белән чыкты. Ул исерткеч эчемлек сатуда яшь цензын арттыруны таләп итә. Моңарчы кибеттән спиртлы эчемлек сатып алу 18 яшь тулганнарга гына рөхсәт ителә иде. Хәзер аны 21 яшькә җиткәннәргә генә сатарга мөмкиннәр. Әлбәттә, бу күпмедер дәрәҗәдә алкоголизмның таралуына киртә булачак. Ләкин аңа гына өметләнү урынсыз.
Әле шушы көннәрдә генә Казан Епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Татарстанның «Мөселман яшьләре берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты теләктәшлеге ярдәмендә, «Казандагы балалар мәйданчыкларында алкогольгә урын юк!» дигән темага түгәрәк өстәл оештырганнар иде.
Анда Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Шевчук, балалар мәйданчыкларында исерткеч эчемлек кулланучыларга штраф күләмен кискен арттыру кирәк, дигән тәкъдим ясады. Әлбәттә, моны участок полициясе ярдәмендә генә башкару мөмкин. Шулай ук «һәвәскәр» алкоголиклар җыела торган урыннарның картасын булдыру да комачау итми. Шәһәрдә андый нокталар инде күпләргә яхшы таныш. Мәсәлән, Милли мәдәни үзәк каршы, Ленин бакчасы, Кара күл, «Сковородка» һәм башкалар сәрхушләрнең үз «йортлары». Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар алкоголизмга каршы махсус рекламалар булдыру идеясен дә яклап чыктылар. Ләкин бу шактый чыгымлы эш. Һәм монда теләк белән генә әллә ни майтарып булмый. Бу нәрсәдә хокукый ярдәм кирәк.
Иң мөһиме - балаларны һәм яшүсмерләрне теләсә нинди юллар белән аракы афәтеннән йолкып калу. Дөрестән дә, аларны эчүчелеккә тарткан өлкәннәрне төрмәгә утырту үз нәтиҗәсен бирергә мөмкин. Әлегә андыйларга нибары 300 сумнан 5 мең сумга кадәр штраф кына каралган.
Танылган кинорежиссер Станислав Говорухин сүзләренә колак салу да комачау итмәс иде. «Баланы рухи яктан тәрбияләү өчен, - ди ул, - мәдәниятне, сәнгатьне үстерү кирәк. Әлегә аны гаилә, урам һәм телевизор гына тәрбияли. Бездә бүген хәтта балалар әдәбияты, балалар кинематографы да юк. Ә болардан башка яшь буынны рухи яктан сәламәт тәрбияләү мөмкин түгел».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: