16+

Игътибар ун көнлек кенә булмасмы?

Казанда әлеге чара 1 декабрьдә С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында концерт программасы белән старт алачак.

Игътибар ун көнлек кенә булмасмы?

Казанда әлеге чара 1 декабрьдә С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында концерт программасы белән старт алачак.

Татарстан башкаласында 88,9 мең инвалид исәпләнә, шуларның 4,2 меңе - балалар, 1,6 меңе инвалид арбасында гына хәрәктләнүчеләр, 1 меңе -чукраклар, 1,5 меңе - сукырлар.
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова таныштырганча, декада барышында табиплар бригадалары фатирларга һәм йортларга барып, хәрәкәтләнә алмаучы инвалидларга медицина тикшерүләре үткәрәчәк. Балаларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм михербанлылык сыйфатлары тәрбияләү максатында, мәктәпләрдә тематик дәресләр һәм күргәзмәләр оештырылачак. Коррекция, ягъни сукырлар мәктәпләрендә белем алучылар өчен концертлар биреләчәк.

- Интернатларда тәрбияләнүчеләрнең һәм коррекция мәктәләрендә укучыларның үзләре өчен дә "Кулга кул тотынышыйк, дуслар!" фестивале башланачак. Сигез ел эчендә бу фестиваль республика дәрәҗәсенә күтәрелде. Быелгы чарада Нурлат, Лаеш һәм Саба районнарындагы интернатлардагы балалар да катнаша. Гала-концерт 18 декабрьдә Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараенда фестивальгә йомгак ясаячак, - диде Наталья Гречанникова.

Параолимпия уеннарында инвалидларның сәламәт кеше дә булдыра алмаслык күрсәткечләргә ирешүләренә сокланабыз. Казанлылар да сынатмый. Физик мөмкинлекләре чикле 140 кеше 10 декабрьдә "Ак бүре" спорт комплексында "Көчле рухлылар" шигаре астында көрәш мәйданына чыгачак. Спорт программасында: шахмат, шашка, өстәл теннисы, армспорт, "бачча". Уеннарда җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Районнар хакимиятләре тарафыннан Казан районнарының үзләрендә дә хәйрия чаралары оештырылачак. Физик мөмкинлекләре чикле 500 кеше мәҗлескә чакырылачак, 150 гаиләгә фатирларын җыештыруда ярдәм күрсәтеләчәк. Хезмәт ярминкәләре үткәрелә. Шулай ук, 600дән артык инвалидка бушлай чәч алдыру, киемнәрне төзекләндерү мөмкинлеге тудырылачак. Моның өчен алдан район хакимиятләренә хәбәр-гариза тапшыру зарур.

Инвалид балалы гаиләләргә, ялгызак инвалид аналарга, шул исәптән, инвалид бала тәрбияләүчеләргә (барлыгы - 331гаилә) быел да бер мәртәбә бирелүче матди ярдәм күрсәтелә. Шушы максатка шәһәр бюджетыннан 600 мең сум бүленгән.

- Казанда инвалидларга бөтен уңай шартлар да тудырылган дип әйтергә әле иртәрәк, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин, - дистә еллар дәвамында чишелмәчә җыелып килгән мәсьәләне тиз генә хәл итү авыр. Бу юнәлештә эшләр бара.
Мэр районнар хакимиятләрен декада барышында, гомумән, көндәлек тормышта инвалидлар мәнфәгатьләрен якларга, кайгыртучанлык күрсәтергә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading