Шәһри Казан

Россиядә машиналар газ ягулыгына күчереләчәк

Алдагы берничә ел эчендә Россиядә җәмәгать транспортының 50 процентын газ ягулыгына күчерү ниятләнелә.

Реклама

Ир-атлар әңгәмәсендә машина турында сүз чыкмый калмый. Шунда ук бензин мәсьәләсе дә күтәрелә. Берәүләр - бензинны, икенчеләр газны мактый. Балтач районы егете Фәрит Вафин үзенең җиңел автомобилендә газны ике ел куллана икән инде.
- Казаннан 150 чакрым ераклыктагы авылыбызга мин 40 литр газ салып кайтып китәм. Шул газ кире шәһәргә килергә, гомумән, 3-4 көнгә җитә. Минем автомобильдә 10 мең сумга куйдырылган 2 нче буын газ җайланмасы тора. Хәзерге 21 мең сумлык 4 нче буын газ җайланмасы ягулыкны тагын да сакчыл тота, диләр. Автомобильдә көн саен йөргән кешеләр өчен газ бик отышлы. 100-140 чакрым узганнан соң, автомобильне 5-10 минут бензинга күчереп йөртәм. Бу двигательне үзенә күрә бер «майлап» алу дип атала, чөнки газ коры бит, - ди Фәрит.
Россия җитәкчелеге дә автомобильләрне газ ягулыгына күчерү идеясе белән яна бүген. Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев: «Газ дизель ягулыгыннан - 2 мәртәбәгә, ә бензиннан 2,5 мәртәбәгә отышлырак. Бәясе ягыннан караганда, аерма күз алдында: бензин - 30, ә газның литры 15 сум 50 тиен генә», - диде. Икътисади башлангычны Президент Владимир Путин да хуплады. «Дөньяның 80 илендә транспорт газ ягулыгыннан файдалана. Газ кулланучы автомобильләр исемлегендә Россия 20 нче урында гына. Бездәге кебек табигый газ запаслары белән беренчелеккә чыгарга кирәк», - ди Президент. Нефтькә кытлык кичермәүче Иранда да 3 миллион автомобиль газга көйләнгән. Якын күршебез Украинада 388 мең транспорт чарасы газдан хәрәкәтләнә.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин әйткәнчә, республикада 2023 елга кадәр 15 мең автомобильне газ ягулыгына күчерү ниятләнелә. «Газ тутыручы 60 станция төзеләчәк, 1500 кешегә эш урыннары барлыкка киләчәк. Татарстанда торак пунктларның 98 процентына газ челтәре сузылган. Бу исә станцияләрне төрле урыннарда төзү мөмкинлеге бирә. Газ тутыручы махсуслаштырылган машиналар да сатып алыначак. Алар кыр эшләрендә, юл төзелешләрендә катнашучы транспорт чараларын зәңгәр ягулык белән тәэмин итәчәк», - ди Инсаф Хәйруллин.
Хәзергә республикада газга көйләнелгән 1800 автомобиль һәм газ тутыручы 11 станция исәпләнә. Узган ел Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә газга көйләнелгән 260 автобус сатып алынган. Татарстанга озакламыйча газда эшләүче 1100 транспорт чарасы кайтартылачак. «Республикадагы транспорт чаралары елына 310 мең тонна зарарлы матдә чыгара. Әгәр 15 мең автомобильне генә газга көйләсәк тә, зарарлы матдәләр чыгару 20 мең тоннага кимиячәк. Газ экологиягә нефть продуктлары кебек зыян салмый. Аннан нефть запаслары да кимегәннән-кими бара. Алмаш ягулык турында уйлану кирәк. АКШ, Европа, Азия илләрендә транспорт чараларын актив рәвештә газга күчерү бара», - ди Инсаф Хәйруллин.
Автобусларны газга көйләгән нәүбәттә, билет бәясен 10 процентка киметергә була, дип саный министр урынбасары.
«Гринпис» оешмасы белгечләре дә газ ягуның экологик чистарак булуын әйтә. Мәсәлән, автомобиль 1 литр бензин якканда гына да һавага 400 миллиграмм кургаш (свинец) чыгара. Двигатель искергән саен, аның зарарлы матдәләр чыгаруы да арта. Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков: «Зур шәһәрләрдә атмосфера һавасының 70 процентка кадәр өлешен транспорт чаралары пычрата. Казанга 1500гә якын яңа автобус кайтартылды, алар Евро-3 таләпләренә җавап бирүче двигательле. Белгечләр әйтүенчә, шәһәрдә җәмәгать транспорты паркын яңарту нәтиҗәсендә атмосферага зарарлы матдәләр чыгару өч мәртәбә кимеде. Казанда әлегә газ ягулыгында эшләүче автобуслар юк. Газга көйләнелгән «Нефаз» автобуслары үрнәкләре белән кызыксындык. Транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү мәсьәләсе өйрәнелә», - диде.
Россиядә дәррәү газ ягулыгына күченүне бюджет хисабындагы оешмалар һәм учреждениеләр карамагындагы транспорт чараларыннан башлау ниятләнелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: