16+

Рөстәм Миңнеханов: «Без Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университеты белән Татарстан мәгариф учреждениеләре арасындагы бәйләнешләрне киңәйтүгә шат булачакбыз»

Рөстәм Миңнеханов: «Без Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университеты белән Татарстан мәгариф учреждениеләре арасындагы бәйләнешләрне киңәйтүгә шат булачакбыз»

Рөстәм Миңнеханов бүген Иранның Хорәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Мәшһәд шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хорәсән-Резави - Иранның әйдәп баручы провинцияләреннән берсе, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. "Сездә күптармаклы авыл хуҗалыгы, сәнәгать, бай мәдәни-тарихи мирас", диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Ислам Иран Республикасы белән хезмәттәшлекне Россия - Иран багланышлары кысаларында дустанә мөнәсәбәтләрдә ныгытуга зур әһәмият бирүен җиткерде.

Иранның Хорәсән-Резави провинциясе белән күп планлы хезмәттәшлеккә өмет итүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәшһәд (Иран) шәһәрендә узган бизнес-форумда билгеләп үтте.

"Бүген сәүдә элемтәләребездә шактый үсеш күзәтелә. Узган ел Татарстан белән Иран арасындагы товар әйләнеше 13,3 млн долларны тәшкил итте. Әмма әлеге күрсәткеч безнең илләрнең, безнең төбәкләрнең мөмкинлекләрен ачып бетерми. Элемтәләрне ныгытыр өчен бизнес-җәмәгатьчелекне активрак тартырга, бу өлкәдә аларга ярдәм итәргә кирәк", дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында да булды. "Без Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университеты белән Татарстан мәгариф учреждениеләре арасындагы бәйләнешләрне киңәйтүгә шат булачакбыз", дип җиткерде очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Вузлар арасында укучылар алмашу хезмәттәшлеге - өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу юнәлештә Иран белән күпьеллык эш бара. Аерым алганда, Казан федераль университеты һәм Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум төзелгән булуын билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты катнашында Казан федераль университеты һәм Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университеты вәкилләре актив академик хезмәттәшлек буенча юл картасын имзаладылар.



Татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading