16+

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең бурыч – авыл халкы көнкүрешен шәһәр кешесенекенә якынайту”

Бүген Казанның "Корстон" комплексында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, тантаналы чара үтте.

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең бурыч – авыл халкы көнкүрешен шәһәр кешесенекенә якынайту”

Бүген Казанның "Корстон" комплексында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, тантаналы чара үтте.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әзәрбайҗан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Кәмаледдин Гейдаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тәбрикләү чыгышында бүген иртән Лаеш районында сок җитештерү буенча яңа завод төзелешенә нигез салу тантанасы узганын искәртеп үтте. Оешмада елына 50 мең тоннадан артык сок җитештерү планлаштырыла. "Бу анда үз чималыңны тапшыру өчен яхшы мөмкинлек. Бүген агросәнәгать комплексы тулы циклга ия булырга тиеш: кырдан алып - кибет киштәсенә кадәр", - дип мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.

Президент агымдагы елның уңыш алу өчен бик үк уңышлы булмавын искәртеп: "Кызганычка каршы, биш ел рәттән һава торышы шартлары шактый катлаулы булды, - диде ул. - Шулай да, быел 3,5 млн т ашлык, 2 млн т шикәр чөгендере, 1,5 млн т бәрәңге, 1,8 млн т сөт җитештерелде. Бу - авыл хезмәтчәннәренең олы хезмәт җимеше", - диде һәм агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде.


"Сәяси вәзгыять халыкны продуктлар белән тәэмин итү буенча берникадәр авырлыкларга китерде. Без Татарстанның, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләрнең республика халкын иң югары сыйфатлы азык белән тәэмин итәрлек көче булуын күрсәттек. Безнең республика, кулланганга караганда, күбрәк җитештерә. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә дә авыл җирлеге өчен барлык программаларның сакланачагына ышандырды. "Безнең бурыч - авыл халкы көнкүрешен шәһәр кешесенекенә якынайту", - дип белдерде Президент.

Бүген ТР Президенты Указы белән авыл хуҗалыгында хезмәт алдынгыларына Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды, мактаулы исемнәр бирелде.

Тантанада агросәнәгать тармагында төрле юнәлешләрдә алдынгы саналган лидер районнар да мактап телгә алынды.


Марат Әхмәтов тантаналы чараны тәмамлап сүз алды һәм авыл хуҗалыгы тармагы үсеше һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуына басым ясады. "Дөрес, соңгы елларда сокландырырлык нәтиҗәләр белән куандыра алмыйбыз. Вәгъдәләрне үти алмау күңелне борчый. Әмма алга таба табигать бераз шәфкатьлерәк булып, ил-көнне тагын да мулрак уңыш белән сөендерергә насыйп булыр дип ышанам", - диде ул.

Сүз уңаеннан
Быел республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, узган ел белән чагыштырганда, шактый күбрәк. Татарстан - җитештерелгән сөт күләме буенча Россиядә беренче урында. Быел сөтнең гомуми күләме ел ахырына хәтле 1,8 миллион тонна булыр дип көтелә. Җитештерелгән ит күләме буенча республика Россиядә - икенче. Аның гомуми күләме ел азагына 500 мең тонна булачак. 2015 ел ахырына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме, 2014 елга караганда, чагыштырма бәяләрдә 2,6 процентка артыграк булырга тиеш. 2014 елда бу күрсәткеч 3,2 процентка артыграк булган иде.
Бөртекле һәм кузаклы культуралардан гомуми җыем, ашлык кукурузын исәпкә алып, 3,5 млн тонна тәшкил итә, уртача уңыш: гектарына - 21,9 центнер.
Татарстан АПКсы хуҗалык субъектларының 92 проценты табыш китерүчеләр булып тора. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләменә килгәндә, 2015 елда бу күрсәткеч 220 миллиард сум булыр дип көтелә. 2014 елда бу сан 189 миллиард сум тәшкил иткән булган.

Иң-иңнәр
Бөртекле ашлык җыю буенча беренче урында - Арча муниципаль районы. 150,8 мең тонна ашлык суктырган, уртача уңыш: гектарыннан - 29,2 центнер. Икенче урында - Актаныш муниципаль районы. Анда 141,4 мең тонна суктырылган, уртача уңыш: гектарыннан - 31,9 центнер. 3 нче урында Азнакай муниципаль районы - 135,3 мең тонна суктырылган, уртача уңыш: гектарыннан - 23 центнер.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча иң югары уңдырышлылык Балтач муниципаль районында, гектарыннан - 37,2 центнер. Бәрәңге буенча Арча муниципаль районы - алда. Гектарыннан - 320 центнер, шикәр чөгендере буенча - Зәй муниципаль районы, гектарыннан - 420 центнер.
Җитештерелгән сөт күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә агымдагы елның тугыз аенда барлыгы 48 мең тонна сөт җитештерелгән. Бүгенге көндә иң күп савым - Саба муниципаль районында, бер сыердан - 17,4 литр. Ел башыннан ук санаганда исә Әтнә районына тиңнәр юк. Биредә бу күрсәткеч бер сыерга 5,5 мең литр туры килә.
Җитештерелгән ит күләме буенча беренче урында - Тукай районы. Биредә 97 мең тонна кош, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading