16+

Рөстәм Миңнеханов: «Чистай – икътисади үзәк булырга тиеш»

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Чистай муниципаль районында булды.

 Рөстәм Миңнеханов: «Чистай – икътисади үзәк булырга тиеш»

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Чистай муниципаль районында булды.

Ул анда әлеге муниципаль район активы белән очрашты. Чистай Мәдәният йортында узган очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФҖ Федерация Советында Татарстаннан вәкилләр катнашты.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов район территориясендә республика инвестицион программаларын чынга ашыру барышы турында сөйләде. Катлаулы икътисади вәзгыять булуга карамастан, Татарстанда территорияләрен, шул исәптән Чистай районын да, үстерүгә юнәлдерелгән гамәлдәге программаларны финанслаган өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Чистай районы үсешен бәяләп, муниципалитет республиканың икътисад һәм социаль тормышында лаеклы урын биләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта районны үстерү юнәлешләрен көчәйтү зарурлыгы хакында да искәртте ул.

- Чистай районы һәм шәһәренең нинди өстенлекләргә ия булуын билгеләргә кирәк. Аерым алганда, Чистай туристлык үзәге булырга тиеш. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: географик урнашуы, бай тарихы. Бүген Бөтендөнья банкы һәм Россия Мәдәният министрлыгы белән эш алып бару - ул зур һәм җитди перспектива", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта муниципалитетка икътисадны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады ул.

- Чистай икътисади үзәк булырга тиеш. Бу бик мөһим,чөнки ул демография, районда яшь кадрларны калдыру һәм перспективалар булу белән бәйле. Без матур яр буе, парклар, скверлар ясый, бассейн төзи алабыз, әмма бизнес, эш урыннары булмаса, безнең эш кирәкле нәтиҗәне бирмәячәк", - диде республика лидеры. Ул районда демографик күрсәткечләр түбән булуы һәм "Чистай" индустриаль паркының акрын үсеше, шулай ук агросәнәгать комплексы эш нәтиҗәләре буенча тәнкыйть сүзләре дә белдерде.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Чистайда 140 урынга исәпләнгән «Аленький цветочек» балалар бакчасын ачу тантанасында да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзекләндерелгән "Кама" яр буен, парк зонасын карады. Төзекләндерү эшләре ТР да парклар һәм скверлар елы кысаларында республика нефтьчеләренең финанс ярдәме белән үткәрелде.

Моннан тыш, бүген Чистайда "Лидер" универсаль спорт комплексы ачылды. Бу объект 2013 елның мартында төзелә башлаган, бәясе 275 млн сумнан артып киткән. Республика бюджетыннан 201 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, калган өлеше - федераль бюджеттан.

- Чистайда озак көтелгән спорт комплексы Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше буенча урынбасары тумышы белән Чистай районыннан булган Марат Хөснуллин ярдәме белән барлыкка килде. Ул объект төзелеше өчен федераль финанслар җәлеп итүгә иреште, - дип билгеләп үтте республика лидеры.

- Чистай - яшьләр шәһәре, биредә талантлар күп, җыелма команда моннан яңа лаеклы кандидатлар алырына ышанам, - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading