16+

Рөстәм Миңнеханов генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ДОСААФ рәисе генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Колмаков яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерлекнең...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ДОСААФ рәисе генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Колмаков яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерлекнең төп бурычлары турында, шул исәптән аларны конкрет хәрби белгечлекләргә өйрәтү буенча фикер алышты. Моннан тыш, сүз яшьләрне патриотик тәрбияләү турында да барды.

Россия ДОСААФ рәисе сүзләренчә, бүген хәрби частьләрнең күбесе комплектлауның катнаш принцибын кулланалар: армиягә чакырылучылар хәрби бурычларны профессионаллар белән бергә хәл итәләр. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада бу юнәлештә зур эшләр башкарылган. Аерым алганда, Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм армиягә чакыру буенча берничә мәртәбә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы конкурсында җиңеп чыкты. Татарстанда спорт хәрәкәтен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау армиягә чакырылачак яшьләр белән эшләүдә җитди нәтиҗәләргә китерә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Генерал-полковник Александр Колмаков Россия ДОСААФ рәисе вазыйфасына 2014 елның декабрендә кереште, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading