16+

Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләр өчлегендә

Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализлаган:нәтиҗәлелек буенча төзелгән рейтингта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче урында.

Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләр өчлегендә

Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализлаган:нәтиҗәлелек буенча төзелгән рейтингта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче урында.


Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек биш төп юнәлеш нигезендә төзелә.
Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән бәйле махсус тикшеренү үткәрелә.
Икенчедән, белгечләр Россиянең дәүләт статистика хезмәте китергән мәгълүматларга нигезләнә: әлеге җитәкче яшәгән төбәктәге халыкның керем һәм чыгымнары белән бәйле мәгълүмат анализлана.
Өченчедән, халыкның илдәге социаль-икътисади вәзгыятькә нинди бәя бирүе өйрәнелә.
Дүртенчедән, матбугатта теге яки бу җитәкче турында чыккан язмаларга анализ ясала.

"2016 елда төзелгән рейтингка тагын яңа модуль өстәлде. Без төбәкләрнең социаль-икътисади торышын өйрәндек. Биредә тулаем төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе белән бәйле күрсәткечләр, уртача хезмәт хакына аеруча басым ясалды", - дип хәбәр итәләр гражданлык җәмгыятен үстерү фонды белгечләре.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча, беренче урында - Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев. Ә 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта беренче урынны Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин яулаган иде. Хәзер ул икенче урында тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге рейтингның беренче өчлегеннән төшкәне юк. Бу юлы да ул исемлектә өченче урында тора. Ә исемлекнең иң ахырында Карелия, Пермь, Ярославль өлкәсе башлыклары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading