16+

Рөстәм Миңнеханов: “Имәнлек” метро станциясе вакытында төзелеп бетәчәгенә ышанам"

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казандагы яңа "Имәнлек" станциясе белән "Җиңү проспекты" станциясен тоташтырачак "Сөембикә" тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

"Метро иң арзан һәм уңайлы җәмәгать транспорты. "Имәнлек" - Казан метрополитенының беренче линиясенең ахыргы станциясе. Хәзер инде икенче линияне проектлау вакыты җитте", - дип белдерде Татарстан Президенты. Ул ассызыклаганча, төзелүче "Имәнлек" станциясе якын тирәдә яшәүче кешеләргә кирәк. Казанда метро төзүчеләр эшен югары бәяләп, Рөстәм Миңнеханов "Имәнлек" метро станциясе вакытында төзелеп бетәчәгенә ышануын белдерде.

Шуннан Татарстан Президенты "Сөембикә" тоннель казу комплексы эшенә старт бирде. Әлеге комплекс "Имәнлек" станциясе белән "Җиңү проспекты" станциясен тоташтырачак.

Казан метрополитенының үзәк линиясенең ахыргы станциясе Габишев урамы белән Юлиус Фучик урамнары киселешендә урнашкан. Моннан тыш, "Имәнлек" станциясеннән Казан метрополитенының икенче линиясенә күчеп булачак.

"Казметрострой"ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Рәхимов сүзләренчә, метроның яңа станциясендә барлык төзелеш эшләрен 2016 елның декаберенә тәмамлау планлаштырыла.

Тантаналы чарадан соң Татарстан Президенты төзелеш штабында алга таба төзү эшләренең барышы турында сөйләшүдә катнашты.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading