16+

Рөстәм Миңнеханов: "Иран белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәләрен процентлар белән түгел, кызыклы проектлар белән исәпләргә кирәк"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран Ислам Республикасы) Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: "Иран белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәләрен процентлар белән түгел, кызыклы проектлар белән исәпләргә кирәк"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран Ислам Республикасы) Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек үсеше мөмкинлеген югары бәяләвен ассызыклады. Татарстан Иранга зур делегация белән килгән, анда министрлар, бизнес-бергәлек һәм фән өлкәсе вәкилләре бар.

Иранда сөйләшүләр барышында мәгариф проектлары буенча үзара багланышлар турында килештеләр. Шулай ук туризм эшчәнлеген активлаштыру турында да фикер алыштылар, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

"Без сәфәребез йомгакларыннан канәгать, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Программада очрашулар күп булды, без үзебез өчен кызыклы булган сәнәгать предприятиеләрендә булдык. Иранда сөйләшүләр барышында мәгариф проектлары буенча үзара багланышлар турында килештек. Безнең университетлар үзара актив хезмәттәшлек итәчәк. Бу - студентлар һәм аспирантлар, мөгаллимнәр алмашу, һәм белгечләр әзерләү дигән сүз.Эшебез даими рәвештә һәм системалы алып барылсын өчен без ике яктан да җаваплы затларны билгеләдек. Татарстан ягыннан бу эшчәнлекне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барачак. Иран белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәләре процентлар белән түгел, кызыклы проектлар белән исәпләргә кирәк, һәм мин алар күп булыр дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading