16+

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Ефәк юл-2017» халыкара раллиенда җиңүе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Ефәк юл-2017» халыкара раллиенда җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юл-2017"халыкара раллисында җиңүләре белән тәбрик итте. Шулай ук республика лидеры "КАМАЗ" җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогинга һәм команда җитәкчесе Владимир Чагинга котлау телеграммалары юллады, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

"Без һәрвакыт безнең мустангларга ышанабыз, һәм, шуның белән бергә, һәр җиңүегез - сезнең белән, республикабыз, илебез белән горурлану өчен яңа сәбәп. Әлеге җиңү ил автотранспортының абруен һәм дөньядагы данын раслау өчен яңа мөмкинлек, шулай ук "КАМАЗ" оешмасының, гомумән, ватан автосәнәгатенең үсешенә бер адым. Команданың бердәмлеге,профессиональлеге, эшкә сәләтлелеге, коллектив тугрылыгы һәм һәр уенчының, "КАМАЗ-мастер" белгечләренең максатчанлыгы сокландыра һәм илһамландыра.

Сез чын осталар, һәрберегезгә актив хезмәт һәм аерым уңышыгыз, җиңүегез өчен зур рәхмәт. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа зур уңышлар телим", - диелә Татарстан лидеры телеграммасында.

Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы "Ефәк юл" ралли-рейдында йөк машиналары ярышында җиңү яулады. Команда әлеге уңышка Кытайдагы соңгы махсус участок бетерелгәч иреште. Бу вакытта анда көчле яңгырлар ява иде. Йөк машиналары буенча икенче һәм өченче урыннарны шулай ук "КАМАЗ-Мастер"экипажлары яулады: "көмеш"кә - Антон Шибалов, "бронза"га Айрат Мәрдиев һәм аның экипажы ия булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading