16+

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге яңартылган Галиев мәчетендә булды

Бу чара Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге яңартылган Галиев мәчетендә булды

Бу чара Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм кысаларында узды.


1798 елда төзелгән Галиев мәчете РФ мәдәни мирасы объекты һәм татар дини архитектурасы һәйкәле булып тора. Совет чорында бина билгеләнеше буенча кулланылмаган, шул сәбәпле, авария хәленә төшкән. Узган ел, Татарстан Президенты карары белән, биредә төзекләндерү-торгызу эшләре башланды. Ел ярымда төзүчеләр мәчетнең тарихи төсен кире кайтара, инженерлык коммуникацияләрне көйли, диварларын һәм түбәсен ныгыта алды.

Рөстәм Миңнеханов мәчет территориясен һәм аның эчен карад, киң күләмле реконструкция нәтиҗәләренә бәя бирде.



ТР Президенты, чарада катнашучыларны тантаналы вакыйга белән котлап, Галиев мәчете - республикада иң борынгыларның берсе, аңа 200 елдан артык, дип билгеләп үтте. "Галиев мәчетенең яңартылуы - бөтен Татарстан өчен мөһим вакыйга. Ул безнең халык, республика һәм дин өчен хезмәт итәр дип ышанам", - диде ул.
Якын арада күршедәге Галиевлар йорты да торгызылачак, дип өстәде ТР Президенты.

Үз чиратында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президентына һәм мәчетне реконструкцияләүдә ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм намазында да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте белешмәсе буенча, Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске Татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелә. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә йөрткәннәр. Мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылган. Проектны башкаручы архитекторның исеме билгесез.

Шырдан авылында туган (хәзерге вакытта Татарстанның Яшел Үзән районына керә) Сәгыйть бин Әхмәт аның беренче имамнарыннан булган. Сәгыйтовлар нәселеннән Бишенче җамигъ мәчетнең соңгы мулласы итеп Мөхәммәтйосыф Габдесаттар углы Сәгыйтов санала. Аңа ярдәмче итеп мәхәллә халкы бай сәүдәгәр М. И. Галиевның улы - күренекле галим һәм педагог-реформатор Галимҗан Барудины сайлый һәм, нәтиҗәдә, ул мәчет имамы була. Баруди үз янына яңача фикерләүче сәүдәгәрләрне һәм дин әһелләрен туплап, мәхәлләдә яңа ысуллар белән эшләүче зур «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыруга ирешә. Ә Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә.

Әлеге мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп татар халкының мәдәни-мәгърифәти үсешенә өлеш керткән олпат шәхесләре тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган.

Совет чорында мәчет төрле сынауларны уза, 30 нчы елларда манарасы сүтелә, 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнаша. 1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була.



tatar-inform.ru

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading