16+

Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләрне алдарга ярамый, майга ясалган пародияне балалар да ашый бит»

Дөньядагы кара туфрак запасының - 40 проценты, эчәргә яраклы суның 20 проценты Россиядә тупланган. Шул ук вакытта планетадагы халыкның ике проценты яшәгән илебездә дөньядагы барлык азык-төлекнең 1,6 проценты гына җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләрне алдарга ярамый, майга ясалган пародияне балалар да ашый бит»

Дөньядагы кара туфрак запасының - 40 проценты, эчәргә яраклы суның 20 проценты Россиядә тупланган. Шул ук вакытта планетадагы халыкның ике проценты яшәгән илебездә дөньядагы барлык азык-төлекнең 1,6 проценты гына җитештерелә.

Бу һич кенә дә дөрес түгел.

Бүген республиканың куркынчсызлык советы утырышында азык-төлек турында сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин, 2020 елга кадәр Россиянең эчке базарын тулысынча үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте Федераль Җыенга. Моның өчен заманча җитештерү, саклау һәм эшкәртү технологияләрен булдыру мөһим. Азык-төлек куркынычсызлыгы җитештерүне генә түгел, бәяләрнең кулай булуын да күздә тота.



Республиканың Кама аръягында эшләп килүче "Агросила" акционерлык җәмгыяте үз стратегиясен булдырган инде. Генераль директор Светлана Барсукова сөйләвенчә, алар Кама аръягында азык-төлек кластерын булдыру тәкъдиме белән чыккан, ягъни үстерүдән башлап сатуга кадәр катнашы булган барлык предприятиеләрне бер канат астына тупларга.

- Мондый кластер азык-төлек сыйфатын кырдан башлап кибет киштәсенә кадәр контрольдә тоту, Татарстан продукциясен Россия базарларында таныту мөмкинлеген бирәчәк. Россиягә шактый ризык читтән кертелә, Татарстандагы яшелчә, җиләк-җимеш, балыкның күбесе импортныкы. Кош-корт ите белән үзебезне тулысынча тәэмин итә алсак та, сөтчелектә эшкәртүгә басым ясыйсы бар, - дип сөйләде Светлана Барсукова.



Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин сүзләренчә, республикада 3,8 миллион кеше яши, ә бездә 4,2 миллион кешене тәэмин итәрлек продукция җитештерелә. Бик күп сөтне чит өлкәләргә, хәтта Мәскәүгә кадәр сатабыз.



Еллар дәвамында җыелып барган проблемалар да җитәрлек. Көнбатыш илләре игълан иткән санкцияләр авыл хезмәтчәннәре бәхетенә булган икән. Алар шушы кыенлыкларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моның өчен акча, ягъни инвестицияләрне жәлләмәскә кирәк.

- Күз алдына китерик, сез ферма төзедегез, сыерлар алдыгыз, сөт саттыгыз. Әмма бизнесны башлап җибәргәндә, инвестиция еллык табыштан дүрт тапкыр күбрәк кирәк булачак. Авыл хуҗалыгы тотрыклы өлкә һәм озак эшли. Әйтик, 40-50 ел элек төзелгән фермалар бүген дә гөрли.
Шәһәрне туендыручы авыл хезмәтчәннәренең кереме шәһәр халкыныкыннан азрак булырга тиеш түгел. Юкса, халыкны авылда тотып кала алмаячакбыз. Бөтен дөньяда сала халкының эш хакы шәһәрнекеннән югарырак, - дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

Соңгы еллардагы корылык аркасында, кукуруз һәм көнбагышка йөз белән борылдык. Кояш шашып-шашып кыздырган чорда да кукуруз гектардан 50 центнер уңыш бирә. Көнбагыш белән дә шул ук хәл. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләвенчә, алар моңа озак, курка-курка гына килгән. Әмма "Красный Восток Агро" оешмасының кукуруз һәм көнбагыш белән боткасы пешкәнен күреп, аграр министрлыкта әлеге культураларны күбрәк утыра башларга карар кылганнар.

- Ел саен авыл хуҗалыгы техникасын 20 миллиард сумга алыштырырга кирәк, былтыр бу эшкә 8 миллиард сум тотылды. Кызганыч, илдәге техника төзүчеләр дә бәяне сизелерлек күтәрде. Беларусь техникасы да 30-40 процентка кыйммәтләнде. Шуңа да аларны быел элеккеге еллардагы кебек яңарта алмабыз, - дип күңелсезрәк фараз җиткерде министр.

Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча - беренче урында, бәрәңге буенча - икенче урында, терлек һәм кош-корт ите буенча - дүртенче урында, бодай буенча беренче унлыкта.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада кертелгән һәм чыгарылган продукцияне исәпләү тиешенчә җайга салынмаган. Импорт орлыкларга да бәйлелек зур. Чамалап карыйк: чәчүлек орлыкның 97 процентын читтән кертсәк, нибары 3 процентын чит илләргә сатабыз.

Шәхси хуҗалыкларда терлек саны да кими бара. 2010-2015 елларда сыер белән дуңгызның баш саны 35 меңгә азайган. Былтыр шәхси хуҗалыкларга бирелгән кредитлар алты тапкыр кимегән. Сәбәп менә нәрсәдә: кредитларның процент ставкалары югары, җитмәсә, аларны алу да шактый матавыклы.
Президент азык-төлек бәяләренең төрле районнарда төрлечә булуына дәгъва белдерде. Кайберләрендә бер үк ризык 2,5 тапкырга кыйммәтрәк.



Узган атна ахырында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, алар Россельхознадзор белән бергә кибетләргә чыгып, сөт продукциясен тикшергән. Энә күзе аша үткәрелгән 151 кап ак майның 47се ялган булып чыккан. Андыйларның тышларында май каймактан ясалган, диелсә дә, чынлыкта пальма мае һәм башка катнашмалар кулланылган булган. Моны ишетеп, Президент пыр тузды. Кичә дә Рөстәм Миңнеханов күңеленә тигән пальма маен телгә алды.

- Россия Дәүләт Думасында безне ишетмиләр, дигән фикер туа. Әгәр пальма мае кулланылган икән, азык-төлекнең тышында шулай дип язарга кирәк. Кешеләрне алдарга ярамый, майга ясалган пародияне балалар да ашый бит, ә бу - милләтнең киләчәге. Үзебез гомер озынлыгы турында сүз алып барабыз, ә үзебез контрафакт алкоголь белән дә көрәшә алмыйбыз, - диде президент.

Фотолар president.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading