16+

Рөстәм Миңнеханов: "Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без социаль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез"

Татарстанда территорияләрне үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча 30 социаль республика программасы финанслана. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты белән баргач әйтте. Кризис булуга карамастан, социаль программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Президент районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

Гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында, Лениногорскиның 1950 нче елда төзелгән мәктәбендә төзекләндерү эшләре алып барыла. Берничә ел элек аны авария хәлендә дип таныйлар. Мәктәп директоры Ольга Платонова әйтүенчә, 2013 елда башланган төзекләндерү эшләре барышында, бинага капиталь ремонт ясаудан тыш, өстәмә укыту блоклары да төзергә дигән карарга килгәннәр. Мәктәп 500 балага исәпләнгән. Смета күләме - 295 миллион сум. Аның 100 миллионны республика казнасыннан, ә 144 миллионы "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте бюджетыннан бирелгән. Татарстан Президенты төзелеш барышы белән танышты һәм август азагына кадәр эшләрне тәмамларга дигән йөкләмә бирде. "Шәһәр көненә мәктәпне төзеп бетерергә кирәк, беренче сентябрьдә балалар инде яңа бинага укырга килергә тиеш", - диде Президент.

Соңгы өч ел дәвамында Татарстанда 496 мәктәптә капиталь ремонт эшләре үткәрелгән.

Мәктәп белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов Лениногорскның Мәдәният йортына юнәлде, анда шәһәрнең 60 еллык юбилеена әзерләнү кысаларында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүген бу район һәм республика дәрәҗәсендәге масштаблы чараларны уздырырлык бердәнбер урын. Объектны капиталь ремонтлау планлаштырыла: тышкы һәм эчке төзекләндерү эшләре, инженер челтәрләрен ремонтлау, яңа җиһаз сатып алу каралган. Барлык эшләргә 130 млн. сум акча бүлеп бирелә. Татарстан Президенты Мәдәният йортын нефть темасына бизәргә тәкъдим итте. "Кешеләр биредә Татарстан нефте тарихы белән таныша алырлык итеп эшләргә кирәк. Биредә нефтьчеләр тормышын сурәтләгән рәсемнәр, герой-нефтьчеләрнең фотолары эленеп торырга тиеш. Шәһәрнең горурланырлык тарихы бар, шуңа да бу юнәлештә эшләргә кирәк", - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Аннан Татарстан Президенты Лениногорскидагы балалар үзәк хастаханәсендә булды. Ул 1978 елда төзелгән бинада урнашкан. Ел саен биредә 4 меңнән артык пациент дәваланып чыга. Тәүлек дәвамында биредә хирург, педиатр һәм реаниматологтан торган табиблар бригадасы ярдәм күрсәтә. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү республика программасы кысаларында бүген хастаханәдә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Татарстан бюджетыннан әлеге максатка 104 миллион сум акча бүленгән.

- Хастаханәдә каядыр төзәтеп җибәрергә, нәрсәнедер алмаштырырга кирәк икән - анысын сез үз көчегез белән дә башкара аласыз. Без хәзер капиталь ремонт ясыйбыз, әмма аның күпмегә җитүе - сезнең үзегездән тора", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading