Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты. McKinsey&Company - идарә итү консалтингы өлкәсендә хезмәт күрсәтүче алдынгы халыкара компания. 1993 елдан McKinsey Россия базары лидерлары белән эш итә, Россиядә һәм башка илләрдә клиентларга, шул исәптән нефть-газ, банк, ваклап сату һәм башка секторларда эшләүче...

Реклама

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты.

McKinsey&Company - идарә итү консалтингы өлкәсендә хезмәт күрсәтүче алдынгы халыкара компания. 1993 елдан McKinsey Россия базары лидерлары белән эш итә, Россиядә һәм башка илләрдә клиентларга, шул исәптән нефть-газ, банк, ваклап сату һәм башка секторларда эшләүче компанияләргә хезмәт күрсәтә. McKinsey Россия дәүләт органнары, халыкара финанс һәм мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эндрю Грант консалтинг өлкәсендәге, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре белемен арттыру өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: