Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: “Миңа бу эш бик ошый”

Бүген Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чараларының җитәкчеләре һәм федераль басмаларның Татарстандагы махсус хәбәрчеләре белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка йөздән артык журналист төбәлеп тыңлап утырса да, ул үзен барыбер иркен хис итте. Йөзеннән, гадәттәгечә, елмаю төшмәде. "Эшем бик яхшы, ошый", - дип әйтеп тә җибәрде. Шул ук вакытта Татарстан лидеры сүзләренчә, журналистларның...

Бүген Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чараларының җитәкчеләре һәм федераль басмаларның Татарстандагы махсус хәбәрчеләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановка йөздән артык журналист төбәлеп тыңлап утырса да, ул үзен барыбер иркен хис итте. Йөзеннән, гадәттәгечә, елмаю төшмәде. "Эшем бик яхшы, ошый", - дип әйтеп тә җибәрде. Шул ук вакытта Татарстан лидеры сүзләренчә, журналистларның эше һәркемгә ошап та бетми, әмма һәркем эшен үзе белгәнчә башкара.
"Кардларны сайлау хатын сайлау белән бер"
Илшат Әминов ("Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы):
Быел Татарстан яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шушы вакыт эчендә ниләр эшләнде?
Без 90 еллардагы хәрәкәтне хәтерлибез. Нәрсәгә ирештекме? Тотрыклылыкка. Республиканың хәзерге шартларда көндәшлеккә сәләтле була алырдай куәтен саклап кала алдык. 25 ел эчендә күп эш башкарылды. Иң зур казанышыбыз - барлык милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкка һәм тынычлыкка ирештек, бу киләчәк үсешебезнең нигезе булып тора.
Хазбулат Шәмсетдинов ("Вечерняя Казань" газетасы):
Президент вазифасына керешкәч, сез байтак кадрларны алыштырдыгыз. Шәймиев командасыннан ике генә министр калды бүген. Сез билгеләгән җитәкчеләр өметләрегезне акладымы?
Мин дә Шәймиев командасыннан, әгәр ошамыйм икән, Шәймиев тә ошамый булып чыга. Районда эшләгәндә, Казанга килермен, дип уйламаган да идем. Шәймиев мине шәһәр яны районнарының берсендә хакимият башлыгы булып
эшләгән җиремнән республиканың финанс министры итеп билгеләде. Кешеләр үзгәрә, аларның берсе дә югалып калмады бит: кемдер пенсиягә, кемдер депутатлыкка китте, киләчәктә дә шулай булачак. Замана җитәкчесе күп нәрсәне белергә һәм эшли белергә тиеш. Иң мөһиме - кеше намуслы һәм әдәпле булсын. Кадрларны сайлау хатын сайлау белән бер. Республикада кадрлар потенциалы көчле, аларны тәрбияләргә, яшьләр белән эшләргә кирәк. Мәскәүгә генә безнең күпме кадрлар китте бит: Фәррахов, Хөснуллин, Бариев, Җәббарова... Никифоров иң яшь министр. Бу безнең кешеләрнең конкурентлыкка сәләтле икәнлеген күрсәтә.
Күпхатынлылыкка ничек карыйсыз?
Мин үземнең хатыным белән килешәм: ул моңа кискен каршы, мин дә. Әхлакый ягы да бар бит әле, балалар алдында җаваплылык. Балаң өчен хатының - әни. Башкача булса, һәрберебез өчен дә кыен булыр иде. Үзеңне түгел, ә шушы якны уйлап эш итәргә кирәк.
Фирдүс Гыймалтдинов ("Татарстан" телерадиокомпаниясе):
Татарстан президенты вазифасында иң авыр кабул ителгән карарыгыз?
Җиңел карарлак юк, барысы да авыр кабул ителә. Тегесе яки монысы иң авыры, дип аерып әйтә алмыйм.
"Бездә чималга бәйлелек юк"
Леонид Толчинский ("Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы):
Ел башында сез республика бюджетка кагылышлы барлык бурычларын үтәячәк, дип әйткән идегез. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне саклап булырмы?
Илебезгә тышкы факторларның йогынтысы аркасында, дөньякүләм мәгълүмат чаралары безгә тискәре карашта, финанслар чикләнелде, нефть бәясе кинәт төште, банк өлкәсендә дә кыенлыклар барлыкка килде - боларның барысы да йогынты ясамый калмады. Бернәрсә дә булмады, дисәк, бу да дөреслеккә туры килмәс иде. Әле, җитмәсә, тирәнрәк тә төшеп китәрбез, дип уйлаган идек. Бүген вал продукты да, сәнәгать җитештерүе дә 1 проценттан да азракка кимеде. Бер яктан яхшы, әмма безнең максат - елына 4-6 процентка үсәргә. Акча безгә беркайчан да җитми һәм җитмәячәк, икътисадны терелтеп җибәрү өчен кайбер инвестицион программаларны чикләргә мөмкинбез. Бу бик күп кешегә бәйле, кайберәүләр эшсез калачак, дигән сүз. Моны булдырмас өчен, барлык проектларны һәм программаларны дәвам итәргә карар кылдык.
Татарстанда ике махсус икътисади зона бар - "Алабуга" белән "Иннополис". "Алабуга" эшчәнлегенә нинди бәя бирә аласыз? "Иннополис"ны да якын киләчәктә ниләр көтә? ("Интерфакс")
Без үсәргә тиеш, дибез. Әмма үсәр өчен, кайсы якка һәм ничек баруыбызны тәгаенләргә кирәк. Бүген безгә гади җитештерүләр генә түгел, көндәшлеккә сәләтлеләре кирәк, без инновацион юлны сайладык. "Алабуга"да бүген - 45 резидент, шуларның 16сы тулы көчкә эшли. Якын арада тагын 6-7 предприятие эшләтеп җибәрербез, дип ышанам. Икенче проект - "Иннополис" глобальрәк, илебез өчен дә мөһим, Россия күләмендә мәгълүмати үзәк вазифасын башкарачак. Ул мәйданчык кына түгел, үз эченә университет, кампус, технопаркны да ала. Якын киләчәктә Россиядәге иң эре компанияләрнең берсе - "Роснефть" үз үзәген булдыра башлаячак, IT, сәнәгать компанияләре дә колач җәеп эшләячәк. Без "Иннополис"ка Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә яшь белгечләрне җәлеп итә алырбыз. Университет инде өлешчә эшли.
Татарстан чимал бәйлелегеннән китү өчен күпне эшли. Соңгы елларда республиканың сәнәгать структурасы ни дәрәҗәдә үзгәрде? (Ирина Дурницына, "Россия сегодня")
Бездә чималга бәйлелек булмады һәм юк та. Кем уйлап чыгаргандыр моны. Республикага шундый байлыклар биргәне өчен без Аллаһка рәхмәтле. Бүген Татарстан федераль бюджетка иң күп салым түләүче төбәкләрнең берсе. Мондый ресурслар булмаса, бездә нефтихимия дә, нефть эшкәртү тармаклары да булмас иде. Без әзер продукт, шул исәптән төрледән-төрле эшләнмәләр сатарга тиеш. Без пластмас, каучукны иң күп җитештерүчеләрнең берсе. Тиздән яңа завод төзүгә керешәбез, ул республикага нефть эшкәртү өлкәсендә алдынгы урыннарны биләргә мөмкинлек бирәчәк. Россия бүген бик күп полимерларны читтән кертә. Үзебез җитештерә алмыйбызмы әллә? Эшкәртү сәнәгатенә урын күп бирелергә тиеш, әмма чималдан башка гына моңа ирешеп булмый. "Аммоний" заводын да газ-химия өлкәсендә зур адым ясауга тиңләргә була. Табигый газдан ашламалар, метанол җитештереләчәк, ул үз чиратында нефть-химия өлкәсендә кирәк.
"Су янында ял итәрлек урыннар юк"
Татьяна Абушахманова ("Аргументы и факты" газетасы):
Кайбер кешеләр Мәскәү белән Казанны тоташтырырга тиешле югары тизлекле магистральнең төзелүенә ышанмый. Андыйларга нәрсә дип әйтер идегез?
Илне үзгәртү өчен берничә әһәмиятле шартны үтәргә кирәк. Әгәр бездә югары тизлекле юллар булса, кайбер әйберләр күптән яхшырып китәр иде. Мондый чара машина төзелеше ресурсларын эшкә җәлеп итүгә, яңа материаллар уйлап табуга этәрә. Сәгатенә 400-450 чакрым тизлек бөтенләй башка материаллар таләп итә. Кытай партнерлары әлеге проектта катнашырга әзерлеген белдерде. Казан өчен җитди, көндәшлеккә сәләтле чара булачак. Күз алдына китерәсезме, өч сәгать эчендә сез Мәскәүгә барып җитәсез. Без дә йөриячәкбез, безгә дә киләчәкләр. Югары тизлекле магистральне түземсезләнеп көтәбез һәм аны тормышка ашыруда теләктәшлек белдерәчәкбез.
Юрий Балашов ("Казань" журналы):
Быелгы Парклар һәм скверлар елы әйләнеш җыя гына башлады, инде киләсе елны Сулыкларны саклау елы буларак игълан иттегез. Табигатькә шулкадәр игътибар нәрсәгә бәйле?
Бер яктан, Казанның, республикадагы башка шәһәрләренең ничек үзгәргәнен күрсәк тә, икенче яктан, ял итү урыннары бик аз. Бездә матур урыннар күп бит. Парклар һәм скверлар эскәмия, сукмак һәм яктырткычлар җыелмасы гына түгел, аларның функциясе киңрәк булырга тиеш. Аларны тәртипкә китерергә әзер булган инвесторлар да барлыкка килде, әлеге мәйданчыкларга төрле хезмәтләр күрсәтеп, акча эшләүче бизнес та булачак. Парклар һәм скверлар елы бер генә елга исәпләнмәгән, алга таба да дәвам итәчәк. Бездә сулыклар шулкадәр күп: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел, ә су янында рәхәтләнеп ял итәрлек бер урын да юк. Казансу елгасын төзекләндергәч, күпме кеше шунда ял итә башлады. Су игътибарны җәлеп итә, димәк, ришвәтчелеккә этәрергә мөмкин. Һәркем суның бер кисәген үзенә алырга тели, әмма закон бар һәм сулыклар һәркем өчен булырга тиеш. Без шул идеология белән эшләячәкбез һәм бер кеше яки төркем генә түгел, ә бөтен кеше өчен шартлар тудырачакбыз.
Елена Вавилова ("События недели" газетасы):
Сез борынгы Казанның кыяфәтенә зур игътибар күрсәтәсез. Күптән түгел Мәсәкүдә Адмиралтия бистәсен төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. Хәзерге икътисади шартлар проектны тормышка ашыруга ни дәрәҗәдә тәэсир итәр?
Заманында төзелеш өлкәсендә дөрес булмаган эшләр эшләнде. Уйланылмаган карарларыбызны төзәтү бик кыен, кайбер гамәлләрем өчен оят та: йә ахыргача аңламаганмын, йә аннары нәрсә буласын уйлап бетермәгәнмен, бәлки, кайбер архитекторларның сүзенә артык ышанганмындыр. Республикадагы шәһәрләрнең үзенчәлеген саклау мөһим. Без моның белән иртәрәк шөгыльләнергә тиеш идек. Иске Татар бистәсендә җиде катлы йортлар төзү нәрсәгә кирәк иде? Моны без эшләдек бит. Адмиралтия бистәсе - перспективалы мәйданчык, 2018 елда 300 еллыгы булачак. Без аның белән, һәрхәлдә, шөгыльләнәчәкбез.
"Иң яхшы ял - өйдә"
Гөлнара Сабирова ("Шәһри Казан" газетасы):
Эш графигыгыз гаҗәпләндерә дә, сокландыра да. Бөтен телефоннарыгызны сүндереп, ял итә аласызмы? Иң яхшы ял кайда?
Эшең күп булгач, телефоннарны сүндереп куеп булмый. Әле менә хәзер дә ул алдымда ята. Йә эшләргә, йә ял итәргә кирәк. Иң яхшы ял - өйдә.
Вахит Имамов ("Мәдәни җомга" газетасы):
Берничә ел элек Казандагы Татар бистәсен реконструкцияләү программасы кабул ителде. Тукай музее - Шамил йорты да шунда урнашкан. Киләсе елга Габдулла Тукайның юбилее, музейны төзекләндереп бетерү каралганмы?
Казанда Максим Горький, Владимир Ленин, Лев Толстой музейларында төзекләндерү көтелә. 2016 елда Габдулла Тукай музеен да тәртипкә китерәчәкбез.
Ләйсән Юнысова ("Сөембикә" журналы):
9 майда "Инстаграм"да сез гаилә селфие урнаштырдыгыз: фотода - сез, әниегез Вәсига Мөбәрәковна һәм энегез Рәис Нургалиевич. Әниегезгә бик охшагансыз икән. Очрашырга җай еш чыгамы?
Вакыт булганда кайтып киләм. Туган якны, әнине күрәсе килгәндә, ялларда кайтам.
Ярослав Муравьев ("KazanFirst" порталы):
Соңгы арада барысын да "Инстаграм"дагы этегез кызыксындыра. Каян барлыкка килде ул?
Кечкенә улымның мавыгуы ул. Минемчә, баланың җәнлекләр белән аралашуы мөһим. Көчекнең кушаматы - Солтан, лабрадор токымлы, бик мөлаем. Шундый гаилә әгъзасы барлыкка килүенә бик шатмын.
Сүз уңаеннан
1,5 сәгатьтән артык дәвам иткән сөйләшүдә Рөстәм Миңнехановка кырыклап сорау бирделәр. Очрашуга 100 дән артык кеше килгән иде.
"Бу бик яхшы эш (Президент вазифасы - ред.иск.). Миңа ошамаса, эшләми дә алам. Тик миңа үз эшем ошый!", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тагын бер әйткән сүзе: "Көз көне Президент сайлауларында катнашырга мин риза".
"Республика халкына төрле позицияләрне җиктерү мөһим, шул ук вакытта хакимият тә мәгълүмат чараларындагы тәнкыйть язмаларына карап, хаталарын төзәтергә тиеш. Дөрес мәгълүматны вакытында алу мөһим. Кайчак тәнкыйть - бүләк кебек. Сиңа ул ошамаска да мөмкин, әмма карар кабул итәргә кирәк - дөрес карар".
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: