Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов «Независимая нефтегазовая компания» җәмгыяте президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында «Независимая нефтегазовая компания» җәмгыяте президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты. Очрашу барышында нефть-газ өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. «Независимая нефтегазовая компания» җәмгыятенең «Татнефть» җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек итүе билгеләп үтелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән әлеге җәмгыять арасында хезмәттәшлек...

Реклама

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында «Независимая нефтегазовая компания» җәмгыяте президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты.

Очрашу барышында нефть-газ өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. «Независимая нефтегазовая компания» җәмгыятенең «Татнефть» җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек итүе билгеләп үтелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән әлеге җәмгыять арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: