16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы узды.

Чараны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Парламент спикеры 13 сентябрь көнне узган сайлауларда Рөстәм Миңнеханов өчен халыкның 94,4 проценты тавыш бирүен искә алып үтте. Аннары залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде һәм Рөстәм Миңнеханов, Конституциягә кулын куеп, ант текстын әйтте:

- Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм, - диде ул.

Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларына керешүе белән Россия Президенты Владимир Путин котлады. Котлау текстын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич укыды.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларына рәсми керешүегез белән котлыйм. Сезнең алда төбәкне комплекслы үстерүгә, аның икътисадын, социаль өлкәсен алга җибәрүгә юнәлтелгән җитди һәм җаваплы хезмәт тора һәм, билгеле, безнең игътибар үзәгендә кешеләр тормышы сыйфатын күтәрү, гражданнарны борчыган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү мәсьәләләре торырга тиеш. Уңышлар һәм барысы да әйбәт булуын телим!" - диелгән Владимир Путинның тәрбикләү текстында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading