16+

Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә сәнәгать предприятиеләрендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш визиты кысаларында Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды. Татарстан Президенты Тәбриз кафель плиткасы заводы эшчәнлеге белән танышты. «Tabriz Tile» заводы - дөньяда керамика плиткасын җитештерүче һәм экспортка җибәрүчеләрнең иң эреләренең берсе. Сатуның төп базары - Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләре. Рөстәм Миңнеханов...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш визиты кысаларында Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.

Татарстан Президенты Тәбриз кафель плиткасы заводы эшчәнлеге белән танышты.

«Tabriz Tile» заводы - дөньяда керамика плиткасын җитештерүче һәм экспортка җибәрүчеләрнең иң эреләренең берсе. Сатуның төп базары - Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләре.

Рөстәм Миңнеханов предпритиенең җитештерү мәйданнарын, әзер продукция складларын карады. Ул кафель плиткасы заводы белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде.

Шулай ук Татарстан Президенты Иран тракторлар төзү компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә булды, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading